Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:24

Капитолийгә Чехиянең экс-президенты Вацлав Һавел сыны куелды


Капитолийгә куелган Вацлав Һавел сыны

Капитолийгә куелган Вацлав Һавел сыны

АКШ Конгрессы лидерлары Капитолийдә Чехсловакия һәм Чехиянең элекке президенты Хәтфә инкыйлаб лидерларының берсе, дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент Вацлав Һавелга һәйкәл ачуда катнашты.

Бу чарага Вацлав Һавелның җәмәгате Дагмар Һавел һәм Чехия хөкүмәте башлыгы Богуслав Соботка да килгән иде.

АКШның Вәкилләр пулаты спикеры Джон Бейнер чыгыш ясаганда: "Вацлав Һавел бер генә корал кулланып, хаклык белән, коммунистларны фаш итте", дип белдерде.

Пулаттагы демократик азчылыклар лидеры Нэнси Пелоси: "Һавел оештырган җитәкчелек демократиягә, кеше хокукларын саклауга омтылган бөтен дөньядагы кешеләргә үрнәк", булды дип әйтте.

Һавел сыны Капитолийдә Европаның, Британия премьер-министры Уинстон Черчилль кебек, күренекле кешеләре сүрәтләре белән бергә куелган.

Бу чара Чехия һәм Словакиядә коммунистлар режимыннан котлыга 25 ел тулу билгеләп үтелгән көннәргә туры китереп үткәрелде.

XS
SM
MD
LG