Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы тагын ике оешманы "чит ил агенты" итеп теркәде


Русия юстиция министрлыгы хөкүмәттән тыш, коммерциясез ике оешманы мәҗбүри рәвештә тагын "чит ил агенты" исемлегенә кертте. Алар: Региональ пресса институты һәм Мемо.ру мәгълумат агентлыгы.

Министрлык белдерүенчә, тикшерүләр аларның "чит ил агенты"на туры килүен ачыклаган.

Мемо.ру порталы элегрәк әлеге исемлеккә кертелгән "Мемориал" хокук яклау үзәгенең хезмәттәше. Мемо.ру "30 октябрь" газеты һәм "Кавказский узел" интернет басманы булдыруда катнашкан.

Региональ пресса институты Петербуда эшли һәм Русиядә бәйсез мәгълүмат чаралары булдыруга ярдәм итә. Институт директоры Анна Шароградская "Интерфакс"ка үзләрен кемнең дә булса агенты итеп танымауларын һәм бу исемлектән алу өчен көрәшәчәкләрен белдерде. Ул киләчәктә дә финансларны читтән алачакларын, ә Русиядән химаячеләр эзләмәячәкләрен әйтә.

XS
SM
MD
LG