Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

"Экстра М" ачык акционерлык җәмгыяте гернераль директоры Андрей Дрибный сүзләренчә, октябрь-ноябрьдә бодайның каты төренә бәяләр 70 процентка күтәрелгәнгә, токмачка (макароны) бәяләр 20-25 процентка артырга мөмкин.

Дрибный сүзләренчә, әлегә эре ширкәтләрдә чимал бар, әмма ул бетәргә мөмкин. "Бу чимал беткәннән соң без сату бәяләрен күтәрергә мәҗбүр булачакбыз. Бу хакта без хезмәттәшләргә хәбәр итмәдек, әмма белдерергә җыенабыз", дигән Дрибный “Интерфакс”ка.

XS
SM
MD
LG