Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымда хәрби ныгытма кора


Акмәчет янындагы Гвардейское касабасында бер ир кеше балалар белән гаскәр килүен күзәтә
Акмәчет янындагы Гвардейское касабасында бер ир кеше балалар белән гаскәр килүен күзәтә

Кырым Мәскәү кулына күчкәннән бирле анда Русиядән килгән гаскәри һәм заманча корал саны бертуктаусыз арта бара.

Кырым Русия кулына күчкәч, хәрби яктан Көньяк хәрби бүлгесенә (округ) кертелде. Кырымда хәрби берәмлек (группировка) барлыкка киләчәге турында Русиянең саклану министры Сергей Шойгу игълан иткән иде. Моны ул Украинада вазгыять киеренкелеге һәм Русия чикләре янында НАТО хәрби бүлекчәләре барлыкка килү белән аңлатты.

Кырымны әле дә үзенеке дип исәпләгән Украинаның тышкы эшләр министрлыгы “Русиянең Кырымда аңлашылмаган максатлар белән хәрби барлыгын көчәйтүе бөтен Кара диңгез регионына яный. Шойгу китергән сәбәпләр – Русия чикләре янында имеш чит ил гаскәрләре булу, Украинадагы вазгыять – чынбарлыкка туры килми", дигән белдерү ясады.

Әмма Украина мондый хәл белән риза булмаса да, бүгенге көндә ул Кырымда де факто бер нәрсә эшли алмый. Көньяк хәрби бүлгенең 2020 елга хәтле эшчәнлек програмында Кырымда хәрби группировка барлыкка китерү каралган.

Шуңа күрәдер ярымутрауда Русия хәрби бүлекчәләренең саны туктаусыз арта баруы, Кырымга заманча кораллар кертелүе, Русия төбәкләреннән хезмәткә яңа гаскәриләр китерелүе күзәтәлә.

Мәсәлән, Украинаның “Интер” телеканалы 19 ноябрь яңалыклар чыгарылышында 2014 елның көзге чакырылышына Акъярга (Севастополь) Чечнядан яңа призывниклар китереләчәген хәбәр итте. Шулай ук хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Тымчук Акъярга 54 заманча БТР82А китерелгәнен хәбәр итте.

Моннан тыш совет чорыннан сакланып калган Кырымдагы хәрби һава аланнарына инде яз көннәрендә үк Русиядән еракка оча торган хәрби очкычлар урнаштырыла башлады. Алар арасында атом-төш корал ташыганнары да бар.

Хәрбиләрнең Кырымда бер урыннан икенче урынга күчүләре дә дәвам итә. Зур булмаган хәрби машиналар кәрваннары күзгә ташланмасын дип шәһәр юлларында күбрәк кичкә таба йөри.

Кырымда Русия гаскәрләре арта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Тымчук Украина җирләре белән чиктәш Төньяк Кырым (Джанкой, Красноперекопски, Әрмәни базар) ягында Русия гаскәрләре чикләрне ”Ураган” һөҗүм системалары белән ныгытканын хәбәр итте. Аның белдерүенчә, мондый системаның бер атуы (залп) 400 мең кеше яшәгән Акмәчәтнең яртысын юкка чыгара ала.

Гомумән алганда бүген Кырымда Русиянең үзен хәрби яктан ныгытканы инде яшерен нәрсә түгел. Кырым Русиягә тик хәрби яктан, Кара диңгездә стратегик нокта буларак кирәк булганы да алдан билгеле иде. Тик бу төп максат хакында билгеле даирәләр сөйләргә бик ашыкмады.

Инде 8 ай Русия кулында булган Кырымда көндәләк тормыш март аенда “Русия, Русия!” дип кычкырып йөргәннәрнең дә күзләрен бүген, мөгаен, ача бара. Бәяләр үсә, җирле матбугат чаралары алга таба да бәяләр үсәчәген, Украинаның Днепр елгасыннан килгән су туктатылгач, Кырымда су, ашамлык, электр кытлыгы кичерә башлаячагын язып тора. “Крымнаш”лар хәтта үзләре Кырым Украинада булганда яшәеш җиңелрәк иде дип сөйли башлады. Тик аларны инде беркем тыңлымый, чөнки Кырымда яшәүчәләрнең тормышы, киләчәге беркемне кызыксындырмый. Алар үзләре дә Кырым Русиягә тик хәрби яктан кызык булганын аңлый башлады булса кирәк, ләкин бу хакта алар урамнарда кычкырып түгел, шыпырт кына, тавыш чыгармыйча үзара сөйләшеп, рәнҗү, тормышка ашмаган өметләре белән уртаклашалар.

Кырымда хәрби группировка барлыкка китереләчәген күзалласак, якын киләчәктә Кырым Кара диңгез регионында иң хәрбиләшкән бер урынга әйләнергә мөмкин. Монда яшәген 2 миллион халыкның күпчелеге, кайбер башка илләрдәге хәрби базаларда кебек, шул гаскәриләрнең хезмәтчеләренә әйләнүе бик тә ихтимал.

XS
SM
MD
LG