Accessibility links

Төрекләр каһвә белән Казанда үз илләрен таныта


Төрекләр каһвә белән Казанда Төркияне таныта
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Төрекләр каһвә белән Казанда Төркияне таныта

20 ноябрь Казанның Милли музеенда "Төрек каһвәсен әзерләү сәнгате" күргәзмәсе ачылды. Төркияне таныту максатыннан оештырылган күргәзмәдә төрек каһвәсен әзерләү серләрен өйрәнү белән бергә, килүчеләргә бу каһвәне тәмләп карау мөмкинлеге дә бирелде.

Милли музейда беренче тапкыр төрек каһвәсе исе таралды. Төрекләр әнә шулай үзләренең каһвәсен Татарстан халкына танытты. ЮНЕСКОның мадди булмаган мирас исемлегенә кертелгән төрек каһвәсе турында сөйләү генә түгел, аның ничек әзерләнүе һәм каһвә эчәргә килгән кунакларга аның ничек тәкъдим ителүенә кадәр җентекләп аңлатылды.

Чараны Төркиянең Казандагы баш консуллыгы белән бергә Казан Юныс Әмрә Төркияне өйрәнү үзәге бергәләп оештырды. Күргәзмә ачылышы берүк вакытта "Казан - төрки дөнья мәдәният башкаласы" елы кысаларында узды. Үзәк моңа охшаш чараларны ел дәвамында бик еш оештырса да, бу юлы кунаклар ягыннан хәйран саллы бер чара булып чыкты.

Күргәзмә ачылышында 21 ноябрь TürkVizyon җыр бәйгесе финалына һәм гомумән Казанның мәдәни башкала булуын тәмамлау чараларына килгән Төркия мәдәният министры урынбасары, Искешәһәр губернаторы, Төркиянең Русиядәге тулы вәкаләтле яңа илчесе, Казандагы баш консулы, Иранның Казандагы баш консулы, Евразия язучылар берлеге рәисе кебек дәрәҗәле кунаклар катнашты. Татарстан ягыннан исә чарада музей җитәкчелеге булды.

Казандагы Юныс Әмрә Төркияне өйрәнү үзәге мөдире Ихсан Демирбаш Азатлык сорауларын җаваплап төрек каһвәсенең үзенчәлекләрен аңлатып үтте.

"Төрек каһвәсе кешелек дөньясының мәдәни мирасы булып кабул ителде һәм бу ЮНЕСКОның мадди булмаган мирас исемлегенә кертелде. Шуңа күрә без Казанда төрек каһвәсе ничек әзерләнә, төрек мәдәниятендә аның роле, үзебезнең мәдәниятебезне күрсәтү өчен шушындый күргәзмә оештырдык.

Төрек каһвәсен электән Госманлы империясе астында булган илләрдә дә бик яратып эчәләр. Әйтик греклар, босниялылар һәм башкалар бу каһвәне үзләренеке дип уйлый. Әмма ул ЮНЕСКО тарафыннан төрек каһвәсе буларак кабул ителде.

Төрек каһвәсе башка каһвәләрдән, беренчедән әзерләнеше, икенчедән локум исемле татлы белән бергә эчелеше ягыннан аерылып тора. Төрек каһвәсенең оригиналы шикәрсез була. Каһвәне көнгә бер-ике тапкыр эчсәң зыянлы булмый, бары тик файдалы гына була", дип аңлатты ул.

XS
SM
MD
LG