Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Абруй һәм Азатлык көне


Евромайдан. 24 ноябрь 2013
Евромайдан. 24 ноябрь 2013

21 ноябрьдә Украина Абруй һәм Азатлык көнен билгеләп үтә.

Киевта һәм илнең башка шәһәрләрендә 2013 елның ноябреннән 2014 елның февраленә кадәр протест чараларында һәлак булганнарны искә алалар.

Мәктәпләрдә бу көнгә багышланган дәресләр уза, Евромайдан вакыйгаларында катнашканнар белән очрашулар була. Башкала үзәген өч меңнән артык милиция хезмәткәре саклый, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Киевтагы идарәсе. Чараларда ил җитәкчелеге дә катнаша. Бәйсезлек майданында фоторәсемнәр күргәзмәсе эшләячәк. Кичен халык җыены узачак һәм “Азатлык җыры” концерты була.

13 ноябрьдә Украина президенты Петр Порошенко Абруй һәм Азатлык көнен үткәрү фәрманын имзалады.

Узган ел 21 ноябрьдә Киев үзәгендә күп кеше катнашында беренче митинг үтте һәм ул Евромайданга нигез салды. Беренче каршылык чарасында ике меңнән артык кеше Украина җитәкчелегенең Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзалаудан баш тартуга протест белдерде. Күп кеше катнашында протест чаралары кыш буе дәвам итте. Илнең элекке президенты Виктор Янукович кулы астындагы куәт көчләре белән булган каршылык күпләгән корбаннарга китерде, нәтиҗәдә хакимият бәреп төшерелде, яңа президент, яңа парламент сайланды.

XS
SM
MD
LG