Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден Русиянең Украинадагы гамәлләрен, Кырымны аннексияләвен гаепләде


АКШ вице-президенты Джо Байден һәм Украина премьер-министры Арсений Яценюк. Киев, 21 ноябрь 2014
АКШ вице-президенты Джо Байден һәм Украина премьер-министры Арсений Яценюк. Киев, 21 ноябрь 2014

АКШ вице-президенты Джо Байден, Русия әгәр Мински килешүендәге үз өстенә алган бурычларны үтәмәсә, Кушма Штатларның Мәскәүгә карата өстәмә чараларга әзер икәнлеген белдерде. Аның сүзләренчә, әгәр Русия Мински килешүен үтәсә, кайбер чикләүләрне бетерергә дә мөмкин.

"Әгәр үтәлмәсә, Русиянең Украинадагы агрессив гамәлләре өчен бәяне күтәрергә әзербез. Мин тагын бер кат Кырымны басып алган өчен Русияне гаелим. АКШ, беректәшләр белән киңәшеп, Русия гамәлләренең кабул итеп булмаслыгын күрсәтү өчен, өстәмә чараларны карарга әзербез”, диде Байден.

Бу хакта вице-президент Украинага сәфәре алдыннан День басмасына белдерде. Байден 20-21 ноябрьдә рәсми сәфәр белән Украинага килде.

XS
SM
MD
LG