Accessibility links

Кытай мәхкәмәсе уйгыр хокук яклычысына гомерлек төрмәне көчендә калдырды


Илһам Тохти
Илһам Тохти

Бүген Кытайдагы мәхкәмә уйгыр галиме һәм хокук яклаучы Илһам Тохтины гомерлек төрмәгә ябу карарын көчендә калдырды. Аны яклаучылар мәхкәмә карарын бүтән беркая да шикаять итеп булмый дип белдерде. Адвокат мәхкәмә карарын сәясәтләштерелгән дип атады.

Сентябрь аенда Өремчедәге мәхкәмә Пекиндагы университет галимен сепаратизмда гаепләп гомерлек төрмәгә ябу карары чыгарган иде.

44 яшьлек Тохти милли азчылыкларга басым булганга Кытай хакимиятләренә гаепләү белдереп килде. Галим мәхкәмә гаепләве белән килешми.

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә соңгы айларда булган һөҗүмнәр һәм тәртипсезлекләрдән соң Кытай хакимиятләре террорга һәм сепаратизмга каршы кампания башлап җибәреп, Тохтига да гаепләү белдерде. Синҗандагы 22 миллион халкының 9 миллионы мөселман уйгырлар.

XS
SM
MD
LG