Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшәеш челтәрен инвалидларга җайлы итүгә бүленгән акча урланган


Казанда инвалид арбалары өчен җайланмаган тукталышлар да бар
Казанда инвалид арбалары өчен җайланмаган тукталышлар да бар

Татарстанда яшәеш челтәрен инвалидларга җайлы итеп үзгәртү һәм төзү өчен "Доступная среда" програмы нигезендә бүлеп бирелгән акчаларның 6,5 миллион сумын урлаганнар. Әлегә кем урлаганы ачыкланмаган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белдерә.

2012 елның октябрендә Татарстанның инвестицияле төзелеш идарәсе һәм бер коммерция оешмасы яшәеш челтәрен инвалидларга җайлы итеп үзгәртү эшләре өчен 289 миллион сумлык килешү төзи. Эшне башкару өчен коммерция оешмасы субподрядчикны җәлеп итә һәм килешү нигезендә аларга 19 миллион сум акча бүленә.

Күпмедер вакыттан соң, субподряд биргән мәгълүматлар нигезендә, коммерция оешмасы эшне башкару турында 22 миллион сумлык хисап тәкъдим итә.

Полиция субподряд башкарган эшләрнең тиешеннән 6 миллион сумнан артыграк итеп күрсәтелгәнлеген ачыклый.

"Зур сумнарда урлашу" маддәсендә җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG