Accessibility links

Татарстан мәгариф министры Самарның "Яктылык" мәктәбендә булды


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов (арткы рәттә сулдан икенче) Самарның "Яктылык" мәктәбендә
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов (арткы рәттә сулдан икенче) Самарның "Яктылык" мәктәбендә

19 ноябрьдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Самарга сәфәре вакытында шәһәрнең мактаулы "Яктылык" мәктәбендә булды.

Миллионлы Самарда татар телен предмет буларак тик "Яктылык" мәктәбендә генә укыталар. 450 балага татар теленә якынаю мөмкинлеге бар.

Шунысы игътибарга лаек, балалар хәттә Казанда уздырылган татар теле олимпиадаларында катнашып мактаулы урыннарны да алып кайталар.

Гомумән, "Яктылык"ның уңышлары күпкырлы. Быел мәктәп Русия күләмендә 100 яхшы мәктәпләрнең исемлегенә керде. Аның мөдире Радик Газизов елның иң яхшы директорлар исемлегендә. Көзен Казанда татар мәктәпләренең җитәкчеләрен җыйгач, президиумда утыруы да, Радик әфәнденең милләт алдында куйган хезмәтенә бер бәя булып кабул ителде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов татар теле дәресләрендә утырды, мәктәп музеен карады, укучыларның сәнгати уңышлары белән танышты. Министрны Самар өлкә мәгариф министрының урынбасары Надежда Колесникова, Самар мәгариф департаменты җитәкчесе Лидия Галузиналар озатып йөрде.

Министрга бай китапханә, зур спорт залы һәм Самар мәктәпләренең берсендә дә булмаган ясалма чирәмле футбол кырын күрсәттеләр. Бу ике миллионлык туп кырын эшбатырлар бүләк иткәннәр иде.

Энгел Фәттахов белән очрашуга татар милли әйдаманнары, ата-аналар да килгәннәр иде. Энгел әфәнде милләтебез турында тәфсилләп сөйләде, ә халык йотлыгып тыңлады. Министр татар язмышын турыдан-туры мәктәпкә бәйләде. Ата-аналарны канатландырды. Энгел әфәнденең озын һәм мавыктыргыч чыгышыннан берничә фикер:

"Самар шәһәрендә татар балаларын шундый югары дәрәҗәдә укытуыгыз өчен сезнең каршыгызда баш иям. Бу – зур батырлык. Әле Казанда да татар телен укыту зур проблем булып тора. Самар өлкәсе җитәкчеләренең милли мәгарифкә игътибар бирүләре куандыра. Без читтәге мәктәпләрне китаплар белән тәэмин итәчәкбез. Менә бүген дә "Яктылык"ка 400 китап алып килдем", диде министр.

Самар өлкәсенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Надежда Колесникова өлкә мәктәпләрендә милли мәгарифкә игътибарга тукталды һәм өлкәнең 46 мәктәбендә милли телләр өйрәнелә дип әйтте.

Энгел Фәттахов мөфти Талип хәзрәт Яруллинга, мәктәп мөдире Радик Газизовка, укытучыларга, милли әйдаманнарга татар телен саклауда өлеш керткән өчен мактаунамәләр тапшырды.

Очрашуның бер китек җире дә күзгә ташланды. Бүгенге көндә укытучылар белән бер сафта ата-аналар комитеты әгъзалары да тәрбия тармагында җиң сызганып эшлиләр. Министр аларны күрәсең танымады. "Яктылык"ның һәр сулышын, чараларын яктыртып барган татар басмалары да министр тарафыннан җылы сүз ишетмәделәр.

XS
SM
MD
LG