Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

Казан Türkvizyon бәйгесен дә "булдырды"


Казанда Türkvizyon 2014 бәйгесе тәмамланды. Туй үпкәсез булмый: кемдер шатланып, кемдер көенеп кайтып китә. Оештыручылар тамаша уңды дип канәгатьлек хисе кичерә.

Җомга көнне Казанның Татнефть-Арена мәйданында төрки халыкларны берләштергән җыр бәйрәменең финал өлеше булды. Ярымфиналда зал ярым буш булса, финалда буш урыннар азрак иде, әмма билет сатып ала алмыйча интегеп эзләүчеләр шактый иде. Көндез интернет аша сатылган ресурсларда бары тик 800 сумлык билетлар гына калган иде. Шулай да Татнефть-Аренага килеп сатып алучылар, 300 сумга эләктереп алучылар булды. “Ник интернетта 800 сум соң ул? Монда шалтыраткач та кыйммәтле билетлар бар дип аңлаттылар, ә килгәч 300 сумлыклары да барлыгы ачыкланды”, - дип зарланды залга үтеп баручы тамашачылар.

Оештыручылар ярымфиналда да, тамашаның финал өлешендә дә зал тулы иде дип белдерде, әмма ничә билет сатылганын әйтмәделәр. Халыкның аз килүен интернетта утыручылар тиешле дәрәжәдәге реклам булмавына бәйли, халык белмәде, ишетмәде дигән фикерләр яңгыратты. Бу фикер белән җыр фестивален оештыручы “Мәйдан” каналы вәкиле Эдуард Үтәгәнов килешмәде. “Мондый зур тамаша өчен 800 сум зур акча түгел. Андый гына акчаны түләп керергә лаеклы бу концерт! Заллар ике көндә дә тулды. Без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәтле, алар студент, укучылар арасында билетларны таратырга булышты. аннары бу бездә беренче тапкыр узды, халыкка таныш түгел. Ә реклам аз булмады. Безнең каналдан да, ТНВдан да барды. Алар ярдәм дә итмәде, комачауламады да”, - дип сөйләде Эдуард Үтәгәнов.

Концерт вакытында башланды. Көттереп булмый иде, чөнки җанлы концертны берьюлы 20 канал төрле илләрдә, Русия төбәкләрендә күрсәтте. Интернет аша да трансляция оештырылды. Ярымфиналдан финалга башта 12 җырчы сайланган иде, әмма соңныннан техник хата чыкты, баллар дөрес саналмады дип аңлатып, тагын өч катнашучы (Якутия, Болгарстан, Азәрбайҗан) өстәлде. Гәрчә баштан ук оештыручылар финалга 12 кеше узачак дип игълан иткән иде.

Кырым вәкиле Дарина Синичкина

Кырым вәкиле Дарина Синичкина

Тамаша берьюлы өч телдә: татарча, төрекчә, урысча барды. Сәхнә артында эшләүче Артем Шалимов ярымфиналда урыс телендә сорауларын бирсә дә, катнашучыларның һәрберсе үз телендә җавап бирде, ә бу юлы Русия төбәкләрен тәкъдим итүчеләр урысча гына сиптерде. Мәсәлән, башкортлар урысча аралашты, кырымтататар исеменнән чыгыш ясаучы Дарина Синичкина да урыс теленә өстенлек бирде. Көчле тавышы булса да, аның чыгышы да, сәхнә киеме дә кырымтатар милли сәнгатен чагылдырмады. Журналист Гамира Гаделшина: “Моны күрү сәеррәк булды. Башында урысча кокошник, сөйләве татарча түгел. Кырымда сайлап алу туры ничек барганы да ишетелмәде, мин анда булдым, фестиваль уздырдым, анда көчле җырчылар күп. Кырымтатарларның миллилеге булмады”, - диде ул безгә. Хәер, бу очракта Татарстан данын яклаган Айдар Сөләйманов төрки дөньяны татарча сәламләде, аның татар теленә тел-теш тигерерлек түгел.

Чыгыш ясаучылар алып баручыга бүләк тапшырды. Ул милләтне, үз төбәген гәүдәлендерергә тиеш иде. Кем бөти, беләзек, кем милли уен коралы, кием бирде, күчтәнәч итеп милли ризык тапшырды. Бу бераз “Поле чудес” уенын хәтерләтсә дә, тамашачыга ошады булса кирәк.

Türkvizyon бәйгесе күренеше

Türkvizyon бәйгесе күренеше

15 кешенең кайчан кем артыннан чыгыш ясавын җирәбә салу хәл итте. Ярымфиналда беренче чыгыш ясаучы Казакъстан булса, бу юлы тамашаны ачып җибәрү җаваплылыгы Төркиягә төшкән иде. Һәрбер чыгыш өчен 24 хөкемдар 10 баллык система нигезендә бәяләмә бирде. Алар гаджетлар белән җафаланып тормады, барысын да кәгазьгә теркәп барды, техникага ышаныч юк дигәннәрдер. Ике-өч җырчы чыгыш ясаганнан соң махсус кешеләр ул кәгазьләрне җыеп алды. Аннары гомум баллар саналды.

Җырчыларның чыгышлары арасында зур экраннар аша Казан, Татарстан турында төшөрелгән видеоязмалар күрсәтелде. Алар да чит илләрдәге телевидение каналлары аша трансляцияләнде.

Шуны да әйтергә кирәк, үз вәкиленә теләктәшлек белдерер өчен үз байраклары белән җанатарлар да концертта күп иде. Тамашаның җанлы һәм ихлас узуында аларның да өлешләре зур. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче казакълар оешып үз җырчысын куәтләп торды. Аларга Мәскәүдән шушы тамашага махсус килгән “Казахстан KZT” КВН командасы йолдызы Нурлан да булышты.

“Мин Казанда беренче тапкыр. Türkvizyon-ны махсус карарга килдем, Казахстанның җиңүен телим”, - дип сөйләде ул. Төрекмәнстан, Кыргызстан, Башкортстаннан да килүче җанатарлар төркеме саллы иде. Тамашалар бу җырчы безнеке, бусы – юк дип бүлгәләмәде, һәрберсен җылы кабул итте. Шулай да аеруча Македония, Кыргызстан, Якутия, Башкортстан, Төрекмәнстан, Ираннан килгән җырчыларга көчлерәк кул чаптылар кебек.

​Иң соңгы булып чыгыш ясаучы Айдар Сөләйманов иде. Чыгышын дәррәү кул чабып каршы алдылар. Ул чыгышы белән тамаша залын аягүрә бастырды. Айдар бу тамашага кадәр “Бу конкурста җиңәр өчен катнашам”, - дип әйтте, ярымфиналда да иң күп балл җыйган иде. Күпләр ул җиңәр дип ышанды. Әмма барлык баллар да игълан ителгәч, иң күп тавыш җыючы Казакъстаннан Жанар Дугалова икәне аңлашылды. Моны ишеткәч аның күзләреннән яшьләр атылып чыкты. “Рәхмәт сиңа, Казан! Яратам сине, Казакъстан!»,- дип рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан икенче урында, Башкорстан җыйган баллары белән өченче урынны яулады.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

Türkvizyon-да Казандагы ТӨРЕКСОЙ елының ябылышы да булды. Сәхнәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе Дүйсән Касеинов һәм Төрекмәнстанның Мары шәһәре башлыгы чыкты. Татарстан президенты да, ТӨРЕКСОЙ башлыгы да урысча чыгыш ясады, бары тик Мары башлыгы гына үз телендә рәхмәтләрен белдерде. 2015 елда ТӨРЕКСОЙның мәдәни башкаласы итеп Мары сайланды.

​Тамашадан соң без Жанар Дугалова белән аралашып алдык. Ул бу җиңүне көтелмәгән шатлыклы бүләк буларак кабул итүен әйтте. “Минем өстемдә зур җаваплылык иде. Казакъстан миңа ышаныч беллдереп бирегә юллады. Ярымфиналда беренче булып чыгыш ясадым, бу авыррак, чөнки беренче булып җырлаучыны, гадәттә, истә калдырмыйлар, әмма мине күргәннәр булып чыкты. Айдар җиңәр дип уйладым. Нәтиҗәдә мин булып чыктым, көтелмәгәнрәк. Казанда беренче тапкыр, әле берни күреп өлгермәдем, әмма мин кешеләрнең һәр кешегә җылы мөнәсәбәттә булуын сиздем”, - дип сөйләде ул.

Жанар җиңүчегә акчалата премия вәгъдә ителгәнен белмәгән. Бу турыда бездән ишетеп гаҗәпләнде: “Премия дә бармы? Аны ничек тотачагымны төгәл белмим, әмма урын табылыр, кесәне тишмәс”, - дип җаваплады. Моннан тагын оештыручылар җиңүчегә альбом яздырырга булышачак.

Айдар Сөләйманов

Айдар Сөләйманов

Концерттан соң Айдар Сөләйманов белән дә сөйләшү булды. “Бернинди дә үпкә юк. Башка җырчылар да лаеклы иде. Барысы да чагыштырмача. Кичә мин беренче идем, бүген – икенче. Әмма безнең команда яхшы номер әзерләде, без Татарстанны лаеклы итеп күрсәтә алдык, бу, бәлки, мөһимрәктер дә. Ярымфиналдагы кебек баллар дөрес түгел дип санатмыйбыз, бу – хөкемдарларның карары. Алар ышанычлы шәхесләр”, - дип сөйләде ул. Айдарның әнисе дк концертта бар иде, аның улы өчен борчылганы сизелә иде.

Композитор Эльмир Низамов концерттагы чыгышларда теркичелек аз иде дигән фикердә. “Айдарның темасы яхшы иде, ат – барлык төрки халыклар өчен якын һәм яраткан хайван. Көе дә милли иде. Якутлар да тырышты, алар сәхнәдә бүрене күрсәтте. Ул да төркиләр символы. Әмма көендә миллилек аз. Гомумән, чыгыш ясаучылар арасында Европа форматында чыгыш ясаучылар күп иде. Безгә үзебезнең асылны күрсәтәсе иде югыйсә. Евровидение артыннан курага кирәкми”, - диде ул.

Türkvizyon-ның Казанда узуы – зур уңыш. Сәхнә корылышы, бизәлеше, ут, тавыш кую, тамашаның берөзлексез баруы, алып баручыларның бернигә дә төртелмичә, сүзләрнең онытмыйча сөйләве, трансляциядә хилафлыклар булмау – оештыручыларның зур уңышы. Бары тик PR эшләренең начар оештырылуы гына күпләрнең күңелен кырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG