Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Закиров: "Үз көчем белән яшәргә өйрәндем"


Рамил Закиров: "Үз-үземә таянып яшәргә өйрәндем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:41 0:00

Рамил Закиров: "Үз көчемә таянып яшәргә өйрәндем"

"Мин үземне тырыш кешеләр рәтенә кертәм, бизнес та ачып карадым, телевидениедәге "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып бара башлавым да, үземнең анда нык эшлисе килүем белән бәйле, туганым да, дустым да мине урнаштырмады", ди 25 яшьлек алып баручы, автор-башкаручы Рамил Закиров.

Рамилнең "Күк төсле күзләр" җыры ул үзе Америкада яшәп эшләгәндә үк интернет аша таралып Татарстанда үз тыңлаучысын таба башлый. Шул рәвешле Рамил Закиров чит илдән кайтуга Казандагы татар дискәтүкләренең даими кунагына әйләнде. Бүген ул татар мәҗлесләре, "Яңа гасыр" телеканалында "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып бара, җырлар да яза – автор-башкаручы. Үткән җәйдә кече эшмәкәр булып алырга да өлгерә. Болар хакында ул Азатлыкың Кызган таба тапшыруына сөйләде.

Рамил, белгәнебезчә, телевидениегә бик сәләтле кешеләрне генә алалар. Син, нинди сыйфатларың белән алдырып, анда эшли башладың?

– Телевидениедә эшләргә теләвем яшь вакыттан ук бик зур иде. “Тамчы” тапшыруының кастингларында да катнашып карадым. Апрель аенда мине җырчы буларак “Һөнәр” тапшыруына чакырдылар. Аның асылы нәрсәдә? Анда килгән кеше үзен икенче һөнәрдә сыный, тапшыруны да үзе алып бара. Шул вакытны “Яшьләр туктылышы”ның режиссеры Зөһрә апа белән сөйләшкәндә, телевидениедә эшләү үзенчәлекләре – күләме, эш хакы белән кызыксындым. Үземнең теләк турында да әйттем. Берәр нинди җавап булыр дип көтмәгән идем, язмыштыр инде – ул миңа ике атнадан соң шалтыратып, каналның сәнгать советы утырышы өчен бер тапшыру төшереп карарга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, ике кулым белән риза булдым. Килдем, төшердек, ошаттылар. “Яшьләр тукталышы” бүген ничек эшли дигәндә, без – алып баручы ике пар, чиратлашып төшерәбез. Төшерүләр бик күңелле. Идеяләрне чынга ашыруда без ирекле, цензура ягыннан гына тикшерелә. Сценарийләргә, фикерләргә без – үзебез хуҗа.

Шунысы бар: минем фикеремчә, “Яшьләр тукталышы”ның вакыты дөрес түгел. Якшәмбе көнне иртәнге сәгать унда караучылар бик аз. Кабатлау сишәмбе сәгать өчтә, бу вакытта да яшьләр укуда күбесе. Әлегә үзгәртү мөмкинлеге юк.

Чит җирдә яшәп кайткан яшьләр иреклерәк фикерлиләр дигән сүз бар, син дә бит Америкада яшәп, эшләп кайткан егет. Чит илдән нәрсәләргә өйрәнеп кайттың?

– Америка Кушма Штатларында ел ярым яшәдем. Казанда элеккеге Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының музыка факультетында бер ел укыгач, “Work and travel” программасы буенча Америкага киттем. Инглиз телен яхшы гына белә идем, чөнки студактивта Америкадан килгән студентлар белән, алар рус телен яхшы белмәгәч, һәрвакыт инглиз телендә аралаштык. Америкага әзерләнеп бардым дияргә була. Дүрт айга дип ниятләп китсәк тә, аз булуын аңладык. Визаларны алыштырып, тагын ел ярымга калдык.

Сәясәт өлкәсенә кагыласым килми, үз тәҗрибәмнән чыгып кына әйтәм. Америкада акча эшләү җиңелрәк. Официант булып кына эшләсәк тә, ике айдан соң үземә машина сатып алдым. Сәгатенә 9-10 доллар алып, сигез сәгать эшлисең, атнага 500-600 доллар чыга. Акча ягы әйбәт булса да, яшәргә калмас идем, чөнки тискәре яклары да бар. Анда кешеләр акчага табыналар. Без эшләгән ресторан хуҗасы – бик бай кеше, 15 ел инде бу өлкәдә хезмәт куя. Яңа ресторанын ачкач, без анда официантлар булып урнаштык. Ул үзе кухняда пешекче булып эшләп йөрде. Хуҗа кешенең шулай эшләп йөрүе бик сәер тоелды. “Кеше яллап, аңа акча түләгәнче үзем эшлим”, дип аңлатты ул. Шундый фикерләр кешене ике йөзлегә әверелдерә. Америкада кешеләр елмаеп йөри, ләкин күңелендә ни икәнен аңлап булмый.

Бер ел яшәгәч, Татарстанны бик сагындым. Әлбәттә, Америкага килү белән, татар диаспорасы вәкилләре каршы алды. Алар фатир эзләү белән ярдәм иттеләр, Америкада яшәү тәртипләрен аңлаттылар. Шулай да сагыну көчлерәк иде, милли рух туган якка тартып кайтарды.

Америкадан кайткач, тормышны үземә алып барырга кирәклеген аңладым, анда булышырга әти-әни юк, дусларның да иң якыннары гына янәшәдә кала. Тырышырга, эшләргә кирәк икәнлеген үзең белеп эшлисең.

Рамил Закиров: "Америкадан кайткач үземә ышаныч, туган җиргә мәхәббәт артты"
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:35 0:00

Син бик сәләтле егет: җырлыйсың, алып баручы булып эшлисең, шигырьләр язасың. Сине шундый талантлы итеп кем тәрбияләде?

– Шәһәрдә яшәгән гаиләләр, җәй җиттеме, балаларын авылга кайтаралар. Минем очракта да шулай. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, Зәй районының Бигеш авылына кайта идем. Минем дәү әтием һәм дәү әнием – укытучылар. Дәү әнием яшь чагында җырлаган, концертларда катнашкан, ләкин кияүгә чыккач, теләге чынга ашмый калган. Хәтерлим, ул безгә һәрвакыт җырлар җырлый, үзенең тормыш юлын сөйли иде. Миңа шушы йогынты ясаган дип уйлыйм. Өстәвенә, әти-әниемнең иҗат юлын сайлавымны кире какмаулары аңлатып бетергесез көч бирә.

Җырлаучылар бик күп. Шулардан аерылып, үзеңнекен күрсәтү бик зур көч һәм талант таләп итә. Син үзеңнең юнәлешеңне ничек таптың?

– Җырчылар күп, әмма бу эшне яратып башкарырга кирәк. “Менә мин җырлыйм да, мине күп кеше беләчәк, йолдыз буласым килә”, дигән максат белән түгел, ә үз милләтеңә, тыңлаучыларга ниндидер хис-тойгылар алып килү теләге белән йөрергә кирәк.

“Синең күк төсле күзләрең” беренче җырымны мин, Америкада булганда, дустым Айнур Шәрәпов белән яздырдык та, интернет челтәренә урнаштырып, дуслар арасында тараттык. Кайтуыма дусларым: “Рамил, монда синең җырларыңны тыңлыйлар”, дип мактадылар. Мин бик шаккаткан идем. Кайту белән дискотекаларда җырларга чакырдылар.

Дөресен әйткәндә, иҗат кешеләре бик хисчән бит алар, мин дә беренче мәхәббәтнең авыр хис-тойгыларын кичердем, шуңа күрә мәхәббәт турында җырлау якынрак дияргә дә була. Шуңа карамастан, мин халык җырларын да бик яратам. Икенче югары белемне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева җитәкчелегендә алуым тәэсир итәдер, күрәсең. Әлегә концертлар куйганым юк, әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм, Алла бирсә.

Рамил Закиров: "Минем өчен татар теле модада"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:39 0:00

Синең эшмәкәрлек өлкәсендә дә тәҗрибәң бар. Нинди эш ачкан идең?

– Үземне бу өлкәдә дә сынап карыйсым килде. Зур булмаган шәһәр дип, Чаллыда суши-бар ачтым. Бу эшне башлап җибәрү өчен, барлык чыгымнарны исәпкә алганда, 300 000 сум китте. Эш барсын өчен рекламаларга тырыштым. Конкуренция көчле булса да, йөрүчеләр табылды. Беренче айларда чыгымнар гына булыр дип көтсәм дә, нульгә чыктым. Ләкин дәвам итү насыйп булмагандыр инде. Суши-бар урнашкан бинаның өске катында яшәүче бер апа бик усал булып чыкты: Роспотребнадзорга шикаятьләр язган. Тикшерә башладылар, катгый санитария нормаларын бозу булмаса да, бер кимчелекне таптылар. Ашау пешерү җирләрендә һава чыгу торбасы (вытяжка) бинаның түбәсенә чыгарга тиеш, ә бездә тәрәзәдән генә чыгарылган иде, чөнки тугыз катлы бинада андый мөмкинчелек каралмаган. Май аеннан августка кадәр эшләп карадым. Эшнең озын гомерле булмавы мине борчымый, хәзер минем тәҗрибәм бар.

Туйлар алып баручы булып ничек эшли башладың? Бу өлкәдә дә конкуренция көчле бит.

– Бер туй вакытында алып баручыны күзәтеп тордым да: “Мин дә моны булдыра алам бит” дигән фикергә килдем. Беренче туйны бертуган апам Айгөл белән бергә алып бара башладык.

Син “Мин татарча сөйләшәм” кебек проектларда да җырлар белән чыгыш ясыйсың. Ничек уйлыйсың, андый проектлар кирәкме, нәтиҗәсе бармы?

– Ул – бик кирәкле һәм дөрес проект. Татар телен яшьләр арасында таратырга кирәк. Дусларым белән татарча сөйләшеп торганда, берәрсе: “Давайте, по-русски” дип куйса, һәрвакыт ачуым килә иде, “Татар телен өйрән” дип җавап бирәм. Күп нәрсә сине уратып алган тирәлектән тора, шуннан чыгып әйтә алам: минем өчен татар теле модада. “Мин татарча сөйләшәм”, “Мирасыбызны саклап” проектлары татар телен яшьләр арасында тергезү өчен бик файдалы.

Җырларыңның текстын үзең язасың дип беләм. Аерым шигырьләрең дә бармы, алар ни турында?

– Минем шигырьләрем күп. Үземне шагыйрь дип атый алмыйм, мин үзем өчен язам. Бәлки, китап та чыгарырмын әле. Шигырьләремдә милләт, мәхәббәт, тормыш, акча темалары еш яктыртыла.

XS
SM
MD
LG