Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Татарстанның, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, балет остасы Нинель Юлтыева вафат.

Татарстанның, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, балет остасы Нинель Юлтыева 23 ноябрьдә Казанда вафат булды. Хушлашу 25 ноябрьдә Татар дәүләт опера-балет театрында иртәнге 10да башлана.

Язучы Рабит Батулла Нинель Юлтыеваны татар балетының патшабикәсе иде дип атады.

"Балет сәнгатендә эз калдырган татар шәхеслэре аз түгел. Ирек Мөхәммәтов, Рудольф Нуриев дөньядагы ин мәшһур балет артистлары була килде. Атаклы Рудольф Нуриев белән бергә укыган Нинель Юлтыева балет сәхнәсенең түрендә булды. Ул бөтен атаклы балетларда да биеде һәм һәрвакыт төп рольләрне, мәхәббәт гүзәлләрен башкарды. Ул татар балетының патшабикәсе иде.

Нинель Юлтыева татар балеты өчен генә түгел, башка халык театрлары өчен дә шәкертләр әзерләде. Соңгы сулышына кадәр ул үзе оештырган Казан балет мәктәбен җитәкләде. Аңа Башкортстан, Татарстан гына түгел, бөтен дөнья тамашачылары да рәхмәтле", ди Рабит Батулла.

"Татар балетының патшабикәсе", "Фуэте патшабикәсе", "Татарның Улановасы"… Саный китсәң, Нинель ханымның бию осталыгын да, оештыру осталыгын да, классик балетка тугрылыгын һәм шул ук вакытта мили балет пәрвәре икәнлеген раслаган баш исем белән мәкаләләр матбугатта берсе артыннан берсе басыла килде.

Нинель Юлтыева "Сөембикә"не бии

Нинель Юлтыева "Сөембикә"не бии

Гомеренең соңгы елларында Нинель ханымның максаты Казан хореография училищесын академия дәрәҗәсенә күтәрү иде. 2011 елда, 85 яше тулган көндә ул Азатлыкка әңгәмә вакытында нәкъ шулай дип әйтте һәм моның өчен гомеренең соңгы көненә кадәр тырышачагын, армый-талмый эшләячәген дә белдерде.

"Язмыш бизмәнемнең бер касәсендә – кайгы-хәсрәт, авырлыклар, икенчесендә – иҗат комары, кешелеклелек сыйфатлары иде", дип үз гомер юлына бәя биргән Юлтыеваны гомере буе алкышлар озата килде. Казанга килеп төшкәч тә Нәҗип Җиһановның "Зөһрә" балетында дебютыннан булган соң алкышлар да, 1956 елда Җәлил театрын ачканда үзе куйган "Аккош күле"ннән соң булган көчле кул чабулар да, "Шүрәле"дәге Сөембикәне башкарганнан соң яңгыраган "афәрин" дип тәбрикләүләр дә, Мисырның данлыклы Хеопс пирамидалары янында ул өйрәткән укучылары биегән балеттан соң булган озакка сузылган алкышлар да...

Ул һәрвакыт хәрәттә иде. Гомерененең соңгы көненә кадәр диярлек Казан хореография училищесының сәнгать җитәкчесе булу – моңа дәлил. Үзе ул гади һәм саллы гына итеп: "Минем әтиемне атып үтерделәр бит, ә әнием бернинди гаепсезгә ун елын төрмәдә үткәрде. Гомерем буе хәрәкәт иткәнгә, эшләгәнгә тыныч кына утырырга һәм картаерга вакытым да булмады", дип ярым шаярып әйткән дә иде.

Нинель Юлтыева 1926 елның 3 февралендә Уфада күренекле башкорт язучысы, драматургы, җәмәгать эшлеклесе Даут Юлтый гаиләсендә дөньяга килә. Даут Юлтый – Башкорт дәүләт драма театрына нигез салучы. Театрның ачылышы да аның "Карагол" тарихи драмасының премьерасы белән башланып китә. Башкорт кинематографиясенә дә нигез салучы ул: Михаил Ромм белән берлектә "Салават Юлаев" фильмына сценарий яза башлыйлар. Моннан тыш, Даут Юлтый – башкорт телендә "Башкортостан", "Бабич", "Яңы юл" газеталарын чыгаручы мөхәррир дә була. "Агыйдел" журналына нигез салучы да ул. Сталин золымы вакытында 1937 елда кулга алына һәм 1938 елда атып үтерелә.

Юлтыева хәрәкттә… Узган гасырның 30 елларында милли опера һәм балет театрлары булдыру өчен Ленинградтагы Ваганов исемендәге училищеда махсус милли төркем ачыла һәм 1935 елда Юлтыева Уфадан чыгып китеп, анда барып керә. Аннан белем алып кайткач Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының солисты була. 1946 елда Казанга килә Җиһановның "Зөһрә" балетында биеп беренче сынауны үтә һәм төп рольләрне биюгә үзенә юл ача. 1966 елга кадәр ул Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет труппасының сәнгать җитәкчесе һәм прима-балерина була. 1974 елда Каһирәгә чыгып китә. Анда балет мәктәбе оештырып, яшьләрне бию серләренә өйрәтә. 1981-1983 елларда ул Венесуэлада, Каракастагы театрда педагог һәм балетмейстер. Аннан тагын Каһирә, югары балет институтында сәнгать җитәкчесе. 1998 елдан инде ул яраткан Казанында, училищеда сәнгать җитәкчесе.

"Миндә укыган биючеләр хәзер бөтен дөньяга таралган. Алар төрле илләрдә эшли: Яңа Зеландиядә, Америкада, Англиядә. Чөнки алар яхшы, академик белем бирү мәктәбендә укыды", дип сөйләгән иде Нинель ханым Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG