Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Идел" журналы баш мөхәррире итеп Радик Сабиров билгеләнде


"Мәгариф" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Радик Сабиров бүген "Идел" журналы баш мөхәррире итеп билгеләнде. Аны коллективка "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Шәһиәхмәтов һәм урынбасар Сөмбел Таишева тәкъдим итте.

Бер ай тирәсе җитәкчесез эшләгән "Идел"ләр бу мәгълүматны уңай кабул иткән.

«Җитәкче булмау сәбәпле, хәтта аванс акчасын да ала алмаган идек», ди алар.

Сабиров 1979 елгы. Тумышы белән Аксубай районының Яңа Узи авылыннан. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган.

Октябрь ахырында "Идел" журналы үзгәрешләргә дучар булды. "Идел" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, урынбасар Галина Зәйнуллина һәм җаваплы сәркатип Наил Ишмөхәммәтовның эштән китүләре билгеле булды.

XS
SM
MD
LG