Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтариятенә 15 ел


Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүе

Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүе

Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллык юбилеенда милли проблемнарга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Бәйрәм котлау-бүләкләргә мул булды.

23 ноябрьдә Мәскәүнең Кузьминки бистәсендәге Мәскәү өлкәсе сәнгать йортында Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте үзенең 15 еллык юбилеен уздырды. Тамаша залы тулы халык арасында күп төрле котлаулар алганчы, мохтарият шул ук көнне бу чарага багышлап түгәрәк өстәл утырышы да үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә катнашып чыгыш ясаучылар арасында Мәскәү өлкәсе хөкүмәте вәкилләре дә, дәүләт думасы депутатлары да, төрле төбәкләрдән – Тула, Тверь, Ярославль, Владимир, Рязань, Смоленски, Татарстаннан килгән кунаклар да, Мәскәүдән дә вәкилләр да бар иде.

Шулай ук Мәскәү өлкәсендәге башка милләтләрнең мәдәни мохтариятләре исеменән дә, шул исәптән Азәрбайҗан, Беларус, Украина, Мордовия, Мари Иле, Корея ижтимагый оешмалары вәкилләре һәм башка бик күпләр Мәскәү өлкәсе Татар мәдәни мохтариятен юбилее белән котлап чыгыш ясадылар. Ә инде бүләкләрен алар сәхнәдә, тамаша залында тапшырдылар. Котлауларны һәм бүләкләрне кабул итеп алган Мәскәү өлкәсе мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Мохтасаров, алар кунаклар гына түгел,эштә дә бере-беребезнең тәҗрибәсен уртаклышп, киңәшеп эшли торган фикердәшләр дә, диде.

Чыгыш ясаучылар арасында Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Эльмира Хаймурзина, Дәүләт думасы депутаты, Федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов та бар иде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Фаил Ибятов (с), Илдар Гыйлметдинов (у) һәм Фәрит Мохтасаров

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Фаил Ибятов (с), Илдар Гыйлметдинов (у) һәм Фәрит Мохтасаров

Гылметдинов үзенең чыгышында беренче сүзен туган телдән башлады. "Туган телне өйрәнүгә аерым игътибар бирергә кирәк, туган телне белү, өйрәтү начарланганнан начарлана бара. Без берни аңламыйча татарча концерт кына карый торган халыкка әверелмәсәк иде. Туган телдә сөйләшә, фикер йөртә торган милләт булсак иде. Мәктәпләр ачарга кирәк, якшәмбе мәктәпләрен булдырырга, татар телен өйрәнә торган җәйге лагерьлар ачарга кирәк. Мәскәү өлкәсендә биналар да, мөкинлекләр дә бар", диде ул.

Сүзен дәвам итеп Илдар әфәнде оешмалар арасындагы таркаулыкка да игътибар юнәлтте. Һәрберсе үзен өстенрәк итеп күрсәтергә тырыша, бердәмлек аксый. Шуның өчен, аңлашып, бер-береңне хөрмәт итеп эшләргә кирәк, диде ул.

"Эшләгән кешегә матди мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен хәзер грантлар да алырга була, иҗтимагый оешмаларга субсидияләр дә бирелә. Әле акча бүлеп бирү яңа гына башланды, андый хәл Милли-мәдәни мохтариятләр оешканнан бирле юк иде. Без үзебезнең тарафтан кануннарга үзгәреш кертеп матди якны канунлаштыру өчен эшлибез. Мәсәлән, Татарстанда төрле чаралар, шул исәптән "Татар кызы" дигән чараны уздырыр өчен без матди якны кайгыртып, 21 миллион акча күчерә алдык", диде Илдар әфәнде. "Без канун нигезендә бу мәсьәләләрне чишәргә тырышабыз. Матди як булмаса, иҗтимагый оешмаларның эше алга бармаячак, ул кануннар кәгазьдә генә торып калачак", ди ул. Гыйлметдинов шулай ук, Русия президенты каршындагы иҗтимагый комитет әгъзасы буларак, кайбер чишелгән һәм чишелеш көтеп яткан мәсьәләләргә дә тукталды. Шуларның берсе – Русиянең милли сәясәт програмы.

Русиядә милли сәясәт програмы инде Горбачев заманнарыннан бирле телгә алынып килә. 1996 елда ул кабул да ителгән иде. 2012 елда "Русиянең милли сәясәт стратегиясе“ булдырылды. Шуның нигезендә 1996 елда Валерий Тишковлар кабул иткән милли сәясәт програмы гамәлдән чыгарылды. Ләкин бүгенге көндә ул програм ничек эшли соң? Бу мәсьәләгә кагылып Илдар Гыйлметдинов болай диде:

"Хәзерге көндә милли сәясәт концепциясе белән шөгыльләнү мәдәният министрлыгына тапшырылган. Ләкин соңгы очрашуда мәдәният министры: "Минем сезнең ул концепциягез белән шөгыльләнергә вакытым юк, тиз тотыгыз, нәрсә анда, мин ашыгам", дип белдергән. Бу проблемга мөнәсәбәтне министрның шул сүзеннән дә аңларга була инде", диде Гыйлметдинов.

Ул шулай ук күптән түгел генә Русия президенты каршындагы иҗтимагый комитет катнашында барлыкка килгән (Илдар Гыйлметдинов ул комитет әгъзасы) ОРТ – Русиянең иҗтимагый телевидениесе эшчәнлегенә дә кагылып узды. "Без аны оештырган вакытта ул телевидениедә һәр республика, һәр милләткә кагылган тапшырулар күрсәтелер дип, хәтта алар эшкәртеп биргән әзер програмнар куелыр дип өметләнеп, канунга нигезләп аны оештыруда ярдәм иткән идек. Ләкин ул програмда нәрсә генә юк! Әммә милли республикалар тормышы да, мәдәнияте дә күрсәтелми", диде депутат.

"Инде хәзер бу хәлне төзәтергә кирәктер, нәрсә эшләргә уйлыйсыз?" дигәч, Илдар Гыйлметдинов җилкәләрен генә сикертеп куйды.

Сәгатъ ярымга сузылган түгәрәк өстәл утырышында чыгышлар күп булды. Соңыннан бу утырышның резолюциясе дә кабул ителде. 17 матдәдән торган резолюция Мәскәү өлкәсе хөкүмәте исеменә язылды. Анда "Мәскәү өлкәсе халыклары йорты" булдыру турында да, "Мәскәү өлкәсе халыкларының энциклопедиясен" бастырып чыгару турында да, этно-мәдәни програмнар өчен губернатор премиясен булдыру турында да, 2015 елда Мәскәү өлкәсе халыкларының фестивален уздыру хакында да һәм башка күп төрле тәкъдимнәр бар иде.

Бәйрәм кичәсе тамашачылары

Бәйрәм кичәсе тамашачылары

Мәскәү өлкәсендә йөздән артык милләт яши. Татарлар 54 мең дип исәпләнә. Юбилейга котларга килгән һәр оешма вәкиле чыгышларын татарлар безнең өчен үрнәк булып тора дигән сүзләрдән башлады.

Котлаучылар арасында Татарстанның Мамадыш районнынан килгән кунаклар да бар иде. Мамадышлар менә ничә ел рәттән инде Мәскәү өлкәсе Сабатуйлары кунагы. Алар еллар дәвамында аралашып, үзара дуслыкны ныгытып торалар икән. Бу очрашуга районның мәдәният бүлеге җитәкчесе белән җырчы Гөлсирин Абдуллина да килгән иде. Алары сүз белән дә, җыр белән дә, бүләкләре белән дә котлауларын җиткерделәр.

Балалар рәсемнәре күргәзмәсеннән

Балалар рәсемнәре күргәзмәсеннән

Әле тамаша башланганчы килгән кешеләр рәссам Мансур Саттаровның һәм мәктәп балалары эшләреннән ясалган күргәзмәләрне карады. Шунда ук Мәскәү өлкәсендә татарча өйрәнүче балалар язган иншалар бәйгесенә дә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Котлау һәм бүләкләр Татарстанның мәгариф министрлыгы исеменнән укытучыларның үзләренә дә бирелде. Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән дә котлаулар белән килгән иделәр. Бөтендөнья татар конгрессы да бу чарадан читтә калмаган. Алар җибәргән бүләкләр дә тапшырылды. Гомүмән, юбилей бәйрәмендә бүләкләр, котлаулар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, китаплар бик күп һәм юмарт таратылды.

"Идел" җыр төркеме

"Идел" җыр төркеме

Котлаулар белән бергә концерт програмы алмашлап барды. Анда Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү үзешчәннәре – "Идел" җыр төркеме, "Илдан" бию төркеме белән бергә танылган артистлар да чыгыш ясады, Композитор Элвира Якупова, Роза Хабибуллина, Наилә Фатехова, Сөмбел Билалова һәм башкалар катнашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG