Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Җөридәге "Ярдәм" йорты ятим балаларны сыендыра башлады


Мәликә Гыйлметдинова Виктория, Ярослав һәм Артем белән
Мәликә Гыйлметдинова Виктория, Ярослав һәм Артем белән

Татарстанның Теләче районы Ике Җөри авылында "Ярдәм" фонды ачкан инвалид-ятимнәр йорты беренче балаларны кабул итте.

Иске Җөридә инвалид-ятимнәр өчен ачылган балалар йорты узган шимбә көнне Минзәлә районыннан беренче балаларны кабул итте. Әлеге йортның хуҗабикәсе, балаларның яңа әнисе Мәликә Гыйлметдинова сүзләренчә, Минзәләгә алырга баргач ук Виктория, Ярослав һәм Артем үзләрен бөтенләй башка дөньяга аяк атлаган кебек хис иткәннәр, нык шатланышканнар.

"Әлеге балалар өч бертуганнар, беркемнәре дә юк, үзләре инвалидлар. Берсе коррекцияле мәктәптә, ә икесе ятимнәр йортында иде. Әтиләре юк, ә әниләре вафат булган аларның. Берсенә өч, икенчесенә биш, ә зурысына 11 яшь. Хәзер мин аларны балалар бакчасына, мәктәпкә урнаштыруны хәл итәм. Гадәти мәктәптә укый алмый алар. Инвалид балалар укый торган мәктәп моннан ерак түгел, Саба районында", дип сөйләде Мәликә ханым.

"Ярдәм" мәчете каршында оештырылган "Ярдәм" фондының гаилә рухындагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны шушы араларда унга җитәчәк. 18 яшьлек Фәрит, торырга урыны булмаганга, ярдәм сорап Казандагы "Ярдәм" мәчетенә килгән булган. Хәзер ул да Иске Җөригә кайткан. Гыйлметдинова сүзләренчә, Фәрит әти-әниләренең кайда икәнен белми, кечкенә чагыннан ук балалар йортында үскән. "Ул да безнең белән бер гаилә булып торачак. Аны үзеңнеке итеп рәсмиләштереп булмый, 18 яше тулган инде", ди Гыйлметдинова.

Мәликә ханым озакламый Алабугадан тагын өч баланы Иске Җөригә алып кайтачак. Алары да бертуган ятимнәр. Әлегә Алабугадагы балалар йортында көн күрәләр. Тагын өч баланы Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфләр өчен булган интернат-мәктәптән алырга җыеналар. Алар да инвалидлар. Иске Җөридәге бу йортта балалар саны унга җитәчәк.

Ул барлык балаларны да үзенеке итеп рәсмиләштерергә җыена. "Минем аларны олы тормышка чыгарасым, гаилә бәхете дигән хиснең дә барлыгын тоюларына ирешәсем килә. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр 16 яшьтән соң үз көннәрен үзләре күрә башлый, ә бу балалар гомерләре буе безнең белән булачак. Туй мәшәкатьләрен дә бергә күтәрәчәкбез, фатир алырга да ярдәм итәчәкбез", ди Гыйлметдинова.

Аның сүзләренчә, бу шатлыклы көннәргә кадәр ерак һәм күп сынаулар узу кирәк. Хәзер Гыйлметдинова балаларны дәвалау өчен табиблар белән сөйләшә, мәктәпкә, балалар бакчасына урнаштыру мәшәкатьләрен күрә.

Иске Җөри халкы "Ярдәм" фонды алган бу йортны да, яңа туплана башлаган гаиләне дә үз иткән. "Нинди ярдәм кирәк дип кенә сорап торалар. Беркем дә нигә кирәк ул балалар сезгә, ник алар белән мәшәкатьләнәсез, дигән сорауны бирмәде", ди Мәликә ханым.

Гыйлметдинова тумышы белән Чирмешән якларыннан. "Ярдәм" мәчете каршындагы оештырылган "Ярдәм" фонды җитәкчесенең урынбасары. Теләче районының Иске Җөри авылында инвалид-ятим балаларга йорт сатып алгач, анда күчеп кайтырга карар кылган. Үзенең балалары тормыш корган инде. Бу яңа гаиләгә аларның да булышачагын әйтә. "Ярдәм" фонды тагын балаларга ярдәмгә Иске Җөри авылыннан ике ханымны да җәлеп иткән. Алар җыештыру, ашарга пешерү эшләрендә ярдәм итә.

Гыйлметдинова Татарстанда балалар йортыннан авырмаган балаларны гына алырга тырышалар дип әйтә, йә булмаса бертуганнарны аерып берсен генә гаиләгә алуга борчыла. "Күп очракта инвалидларны алырга куркалар. Дәваларга, операцияләргә күп акчалар кирәк бит. Кеше итү бик авыр", ди Гыйлметдинова.

XS
SM
MD
LG