Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ивантеевка мәктәбендә татар баласы даими җәберләнүгә дучар


Марат Нигъмәтуллин әтисе белән
Марат Нигъмәтуллин әтисе белән

Мәскәү өлкәсе Ивантеевка шәһәрендәге 7нче мәктәп укучысы Марат Нигъмәтуллин укытучы Татьяна Школьникова тарафыннан даими җәберләнүгә дучар булган.

Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтәрияте үзенең 15 еллык юбилеен үткәреп, Мәскәү өлкәсендәге халыклар дуслыгына дан җырлаган минутларда Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә урнашкан “Дуслар йорты” җитәкчесе Хәмдия Рамаева дуслык кысаларына сыймый торган хәл турында сөйләде.

Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка шәһәрендәге 7нче мәктәп турында интернеттан да күп кенә мәгълүматлар алырга була. Анда барысы да алдынгы, технологияләр бүгенге көнне дә узып киткән, барысы да ал да гөл, укысаң. Шул ук вакытта Ивантеевкада мәктәп балалары арасында кыйналу, сугышу турында интернет кына түгел, инде Русия телевидениесенең икенче каналы аша да күрсәтелде.

Хәмдия ханымның әйтүенә караганда, Ивантеевкадагы 7нче санлы мәктәптә укучы татар малае, алтынчы класс укучысы Марат Нигъмәтуллинны да кыйнаганнар. Марат бик тәртипле бала, әйбәт укый, әле татарча өйрәнергә татар теле түгәрәгенә дә йөри, ди Хәмдия ханым. Ул көн саен диярлек укытучы, завуч Татьяна Школьникова тарафыннан җәберләүләргә дучар булган. Бүгенге көндә Хәмдия Рамаева тырышлыгы белән ул баланы икенче мәктәпкә күчергәннәр. Хәзер инде Хәмдия ханым укытучының бу тәртибенә карата җинаять эше ачабыз, прокуратурага барам дип сөйләде.

Без Маратның үзеннән укытучының аны ничек итеп җәберләве турында сорадык.

"Укытучы башта мине бастырып исемемне сорады. Марат дидем. Синең исем башкаларга охшамаган, син кем? – диде ул. Мин – татар, дип җавап бирдем. Татар булгач, мөселмандыр да әле, диде укытучы. Әйе, мин – мөселман, дидем. Алай булгач, син – тизәк эченә баткан кош инде, диде укытучы. Классташларны бастырып, кем аның белән дус – аның белән дуслашмагыз, аннан кара сөрем чыга, диде ул."

Шулай ук Маратның әйтүенә караганда, Татьяна Школьникова Маратның классташларына, аны кыйнагыз (русча әйткәндә “устройте темную”), ләкин мәктәптә түгел, урамда кыйнагыз дигән. Безнең класста тагы бер татар малае белән бер үзбәк малае укый. Без укытучының безгә булган тискәре мөнәсәбәте аркасында классташлардан да мәсхәрәле сүзләр ишетәбез, диде Марат.

Тагы шундый бер хәлне сөйләде Марат. Кемдер класста аяк киеме салынган букчасын идәндә калдырган. Дәрескә кергән Татьяна Школьникова, бу – кемнеке дип сорагач, кемдер, Маратныкы, дип кычкырган. Укытучы ул аяк киемен алып Маратка бәргән. Ләкин аяк киемнәренең башка укучыныкы икәнлеге ачыклангач, укытучы Мараттан түгел, аяк киемен атканы өчен аның хуҗасы булган башка укучыдан гафу үтенгән.

Шундый вак-төяк җәберләүләр көн саен булды, ди Марат. Укытучының шундый мөнәсәбәте башка рус милләтле балаларны безгә карата усаллаштырды, ди ул.

Маратның әтисе: "Хәзер инде Аллага шөкер, башка мәктәпкә күчтек, андый хәлләр юк. Рәхмәт инде Хәмдия ханымга”, диде.

Ә инде Хәмдия Рамаева: "Ул укытучы бу дөньяда мин барын белмәгәндер, мин барыбер бу эшнең очына чыгачакмын, әле прокуратурага барырга әзерләнәм, матераллар туплыйм, мин аны эшеннән алдырмыйча туктамаячакмын", диде.

XS
SM
MD
LG