Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

Уфада яшәүче танылган татар шагыйре һәм журналист, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Мәхәммәт Тәфтизани улы Закиров 64 яшендә вафат булды.

24 ноябрьдә шагыйрьне башкаланың Затон бистәсендәге зиратта мәңгелек йортына күчерделәр.

Талантлы шагыйрь соңгы елларда "Кызыл таң" татар гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлегендә эшләп шуннан пенсиягә киткән иде.

Мөхәммәт Закировның алты китабы дөнья күрә. 60 яшьлек юбилеена соңгысы нәшер ителгән иде. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт "Китап" нәшриятында аның "Туган йорт" исемле шигырьләр җыентыгы 2 мең данәдә басылып чыкты.

Мөхәммәт Закиров Караидел районының Дәүләт исемле татар авылында туып үсә. Башкортстан дәүләт университетында белем ала. Аннан төрле елларда татар матбугат басмаларында һәм Башкортстан радиосында хезмәт сала.

Башкортстандагы татар шагыйрьләре арасында үзенчәлекле таланты белән аерым бер урын алып тора иде ул. Күп шагыйрьләр кебек үк, көнитмеш өчен журналистика өлкәсендә дә эшләде. Аның тирән эчтәлекле язмаларын башка басмаларга да ихластан алып тордылар. Мисал өчен, "Татарские новости" газетасында да шундый мавыктыргыч язмасы өчен зур бүләк алган иде ул.

Журналистика күп вакытын алса да, Мөхәммәт әфәнде шигъриятьтә дә үзен оста каләм әһеле итеп танытты. Иҗаты кайбер шагыйрьләрнеке кебек әллә күпме томнардан тормаса да, аның һәр язган әсәре истә кала торган, тирән мәгънәгә, ялкынлы хисләргә бай. Берничә ел элек Мөхәммәт Закировның татар телендә "Кылычка кунган сандугач" дип аталган җыентыгы да дөнья күргән иде. Бу исем аның шул җыентыгындагы бик тирән мәгънәле шигыреннән алынган. Ул китап шулкадәр популяр булды ки, берничә айда ук таралып бетте.

Мөхәммәт Закиров үзенең туган ягы Караидел районының абруйлы бүләгенә лаек булды. Әдәбият һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлары, иҗатындагы үзенчәлекле яңалыклар өчен, Караидел районының Гаян Локманов исемендәге премиясе һәм лауреат дипломы белән бүләкләнгән иде талантлы милләттәшебез.

Тормышта бик тыйнак кеше булды ул. Исем-дан өчен дә даулашып йөрмәде, хәтта үзенең фатиры да булмады. Соңгы елларын тулай торакта җан асрап үткәрде. Җәйләрен шәһәр янындагы кечкенә йортында иҗат итә иде.

Шулай итеп милләтнең соклангыч сәләткә ия бер дәрвишенең гомере вакытсыз өзелде. Милләт язмышы өчен борчылып язган әсәрләре йөрәге аша үткәнен әйтә иде шагыйрь. Шуңа хисле, ялкынлы әдип йөрәге чыдамагандыр да.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG