Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:44

Украина мөселманнарының "Умма" диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлов Донецкида сугышны сепаратистлар түгел, ә Русия гаскәрләре алып бара дип саный. Аның сүзләренчә, Украинаның башка төбәкләренә басып керү дәвам итәчәк.

Донецкида бер ил дә танымаган "сайлау"дан соң "Донецки халык республикасы башлыгы" дин игълан ителгән Александр Захарченко вазифага керешү тантанасында Инҗилгә кул куеп ант китергән иде.

Украина мөселманнарының "Умма"диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлов "Донецки халык республикасы"ның төбәктә бары урыс православ чиркәвенә генә өстенлек бирүен әйтә. Аның белән төбәктәге мөселманнар хәле турында сөйләштек.

– Донецки мөселманнары бүген үзләрен ничек хис итә?

– Донецки мөселманнары өчен бик авыр вакыт. Алар чынлыкта сугыш эчендә, үзбилгеләнгән, танылмаган проблемлы җирдә калды. Андагы хәлләр хәзер бик тотрыксыз.

– Туп ядрәсе эләккән җәмигъ мәчете төзекләндерелмәдеме?

– Юк. Ул районда май аеннан бирле әле дә сугышлар дәвам итә. Ул Донецки кырыенда. Анда һава аланында сугыш сызыгы бар һәм бер яктан украин хәрбиләре, икенче яктан коралланган сепаратистлар, дөресрәге Русия хәрбиләре сугыша.

Сепаратистлар инде күптән бетте. Аларның саны алай ук күп тә түгел дә иде, хәзер инде анда өйрәтелгән Русия гаскәрләре сугыша. Барысын да үз исеме белән әйтергә кирәк. Бу погоннарын кисеп аткан офицерлар. Без бит инде юләр түгел, барысын да яхшы күрәбез. Минем белән урамда Мәскәү акценты белән урыс кешесе сөйләшә һәм нинди урамда булганын да белми икән, ул инде бөтенләй безнең илдән түгел дигән сүз.

– Димәк, ул тирәдә сугыш баргач, мәчет һәрдаим ябык торамы?

– Анда имам бар һәм ул мәчет ябык дип әйтергә теләми. Вакытлыча эшли дип әйтү яклы, чөнки кешеләр барыбер мөрәҗәгать итә. Әгәр каты атышлар бармаса, кешеләр анда килә ала, әмма ут ачу теләсә кайсы мизгелдә башланырга мөмкин. Шуңа, ул вакытлыча эшли дип әйтергә кирәк.

– Җомгага мөселманнар җыеламы?

– Белүемчә, кайвакыт җыела, әмма аның гөмбәзендә шул ядрә эләккәннән калган тишек бар, шулай ук соңрак тагын бер ядрә мәчетнең ишегенә эләкте. Шуңа ул кулланышка бик үк яраклы дип тә әйтеп булмый. Әмма кайбер залларында гыйбадәтләр уза.

– Кечкенә мәчет даими ачыкмы?

– Әйе ул "Әл-Әмәл" мәчете сугыш барган урыннан ерак урнашкан, һәм шул сәбәпле, ул беркайчан да ябылмады. Күп мөселманнар хәзер шунда йөри, чөнки иминрәк. Бу мәчет күбрәк Макеевкага якын урнашкан.

– Махеевкада татарлар күп яши дип беләм, аларның хәлләрен белешкәнегез юкмы? Аннан Русиягә китүчеләр дә бар.

– Бардыр, ике якка да китәләр. Украинаның күп төбәкләренә шулай ук качаклар килә. Менә хәзер Донецки һәм Луһански өлкәсеннән Киевка бик күпләп күченеп килделәр. Кайберәүләр Русиягә китә. Китәр җире булмаучылар инде шунда кала. Махеевкада хәзер сугышлар алай каты бармый.

– Махеевкадагы татарлар бу сугышта кемне гаепләргә дә белмибез, безгә ике яктан да аталар дигән иде.

– Сугыш башлангач инде кемнедер гаепләргә бик соң. Бер як ата башласа, икенчеләре үз-үзләрен яклауга күчә. Шулай итеп икенче тараф та ут ача. Сепаратистлар Донецкига якын авылларга ут ача, аларга җавап итеп Украина армиясе градлар, артиллерия урнашкан урыннарга ата.

– "Донецки халык республикасы" һәм "Лугански халык республикас"”ның мөселманнарга карашы нинди?

– ДНРның анда үзара да каршылыклары күп. ЛНР турында мин берни дә белмим, чөнки ул төрле командирлар тарафыннан контрольдә тотылучы зоналарга бүленгән. Анда хакимият даими алмашып тора.

ДНРда әзме-күпме барысы да үзәкләштерелгән. Алар Мәскәү патриархаты провославиесе бердәнбер рөхсәт ителгән дин, диделәр. Ягъни урыс православ чиркәве. Мөселманнарга карашлары мөнәсәбәтләренә бәйле. Мөселманнар ДНР мөфтиенә буйсынырга тиеш дип әйтәләр.

– "ДНР" мөфтие кем ул?

– Без әле үзебез дә рәтләп белмибез. Анда Макеевкадан берничә адәм бар. Алар әлеге җирлектәге мөселманнар белән идарә итәргә омтыла. Шуңа төрле мәгълүматлар килә. Йә бер исемне әйтәләр дә, ул кеше кире кага, икенче кешене әйтәләр дә, ДНР килешми, ул бары тик киңәшче генә дип белдерә. Шуңа аңлашылмый.

Мөселманнарга шундый караш булса, католик, грек-католикларны, Киев патриархаты правослауларын, протестантатларны яратмыйлар һәм аларны дошман агентлары дип атыйлар.

– Хиҗаплы мөслимәләрне эзәрлекләүләр булганы юкмы?

– Ишеткәнебез юк. Анда Русия ягында сугышучылар арасында Кавказдан кешеләр бик күп.

– Алар җомга намазларына килмиме?

– Килүчеләр дә бар, әмма алар үзләрен бик танытырга теләми. Тиз генә киләләр дә, намаз укыйлар да китәләр. Сораулардан качарга тырышалар.

– Вәгазьләр вакытында бу сугыш темасы турында сүз алып барганыгыз юкмы?

– Мин инде сентябрьдән бирле Киевта торам, Донецкига инде кайтмадым. Анда калган имамнар ДНРдагы җитәкчеләрдән НКВД, КГБ (алар үзләрен шулай атый – С.И) инструктаж узганнар. Аларга нәрсә сөйләргә ярый, нәрсә ярамый икәнен әйткәннәр. Барлык кешеләр кебек, имамнар да бик сакчыл, проблемнар тумасын өчен артыгын сөйләмиләр.

Хәзер бер-береңне шикаять итү 1936 елдагы кебек. 50 һривняга күршеләр бер-берсен сата. Русия телевидениесы сөйләргә яраткан "бандеровчы"ны тотып бирсәң, ягъни үз ватанын, илен яклаучы кеше бу хакта кычкырып әйтсә, һәм бу хакта җиткерүче булса, әле матди бүләк тә алачак.

Шуңа ДНРны яклаучылар Русия телевидениесенә аларны яклаучылар турында кычкырып сөйли, ә якламаучылар дәшми калу ягын карый. Ә Русия телевидениесе ул пропаганданың төп коралы, чөнки хәзер бара торган хәлләргә нәкъ телевидение сәбәпче. Басып алынган төбәкләрдә дә бу телевидениенең ялган сюжетлары гына күрсәтелә, анда башка мәгълүмат чарасы юк. Хәтта Украинанң балалар һәм музыкаль каналларын да сүндерделәр.

Бары пропагандист телевидениене генә карап була. LifeNews, Россия24, шуннан инде җирле сепартистлар каналлары китте. Алар мәгълүмат мохите булдыра һәм барысы да яхшы булачак дип сөйли. Украинаны начар яктан гына күрсәтәләр. Кешеләр рәсемнәргә ышана. Хәтта басып алынган җирлектән киткән кешеләр Украинага килгәч, барысы да тыныч яшәгәнне һәм урыс теле өчен беркем-беркемне кыерсытмаганны күрә, ә үз җирлегенә кайткач, тагын шул мәгълүмат пропагандасына эләгә. Шуңа, мәгълүмат сугышы беренчел булды, ә аннан инде кешеләр аңа иярде дип саныйм.

– Украина хөкүмәте хәзер "Донецки һәм Луһански халык республикалары" контролендә яшәүче халыкка социаль түләүләрне бирүдән баш тартты. Алар ничек яшәргә тиеш?

– Барысы да пенсияләр, социаль түләүләрне алу өчен Украина контрольдә тоткан җиргә килә. Аннары алар кире үзләренә кайтып китәләр. Дини һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре әлеге сепартистлар контрольдә тоткан урыннан китәргә теләүчеләр өчен шартлар булдыруны сорамакчы.

Басып алынган җирләрдә имин рәвештә халыкка ул акчаларны җиткерү мөмкин түгел, чөнки аны сугышчылар тартып ала. Соңгы тапкыр Донецкида ике банкка һөҗүм иттеләр. Берсе дәүләтнеке, икенчесе хосусый иде. Инкасаторлар акчалы капчыкларны алып килгәч, сугышчылар банкка кереп аннан халыкны чыгарып акчаларны алып китте.

Шуңа Украина хөкүмәте үзе контрольдә тотмаган урыннарга акча алып килергә теләми. Украина хакимияте акчаны түләмәүне шуның белән аңлата.

Кешеләрнең кулында акча бик аз калды. Хезмәт хаклары түләнми, чөнки анда акча китерергә куркалар. Әлбәттә, анда яшәргә теләмәүче кешеләргә махсус урыннар булдырасы иде, әмма сугыш сәбәпле, Украина икътисады хәзер авыр хәлдә.

– Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр дип уйлыйсыз?

– Дондагылар һәм басып алган җирдәге халык Украинаның башка төбәкләренә үтеп керү дәвам итәчәк дип саный. Һәрдаим Русия хәрби техникасы, танклар, артиллерия, Градлар кертелеп тора, шулай ук хәзер хәрбиләрнең саны да шулкадәр күп. Җирле халык сүзләренчә, әгәр киләчәктә басып алу көтелмәсә, моның кадәр хәрбине кертүнең кирәге юк. Аларны бит кышын киендерергә, ашатырга бик күп акча кирәк. Әгәр беренче актта диварда корал эленеп торса, соңгы актта ул һичшиксез атачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG