Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: сугышчылар тотыкларны акчага азат итеп үзләренә керем булдыра


БМО мәгълүматларына караганда, «Ислам дәүләте» радикаль төркеме тотыкларны акча түләп азат итү хисабына соңгы елда 35-45 миллион доллар алган. Бу хакта дүшәмбе көнне «Әл-Каидә» террор челтәренә каршы чикләүләр мониторингы белгече Йотсна Лалджи (Yotsna Lalji) БМО иминлек шурасы комитетының террорчылыкка каршы утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, 2004-2012 елда террор оешмасы шул юл белән 120 миллион сум тирәсе акча үзләштергән.

Лалджи әйтүенчә, «Әл-Каидә» һәм аның белән бәйле радикал төркемнәрнең кешеләрне урлау хисабына акча туплавы иң төп акча эшләү чыганагына әйләнгән.

XS
SM
MD
LG