Accessibility links

Уфада Кроношпанга каршы урам йөреше узды


Уфада Кроношпан агач эшкәртү корылмасы төзелешенә каршы урам җыены узды. Катнашучылар Русиянең Су кодексын үзгәртмәүне таләп итте.

Каршылык чарасы Башкортстан башкаласының Затон бистәсендәге "Дулкын" паркында үтте. Аны әлеге төзелешкә каршы оештырылган "СтопКроношпан" хәрәкәте уздырды.

Чарада шулай ук бу зарарлы төзелешкә каршы оешкан "АнтиКроношпан" хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Чарага рөхсәт шәһәр читендәге мәйданга бирелү сәбәпле, оештыручылар митингка кадәр урам йөреше дә уздырырга булган. Моны алар күбрәк җәмәгатьчелекнең игътибарын тарту өчен эшләнүе белән аңлатты.

Затон бистәсендәге Әхмәт урамы тротуары буйлап атлаучыларның сафы дистәдән артмады. Алар "Су кодексының 44нче матдәсен саклыйк!", "Без халыкка каршы булган суларны агулаучы канунга каршы!", "Без кодексны үзгәртмәүне таләп итәбез!" дип язылган шигарьләрдән башка пластик су савытлары да күтәреп бардылар. Савытка тимер акча салып, шуны селкеп, тавыш чыгардылар. Шуның белән депутатларның акчага сатылмавын таләп иттеләр.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 16 октябрь Русия парламентында Су кодексына үзгәрешләр кертү карала башлаган иде. Кодекска үзгәрешләр кертелгән очракта, җитештерү корылмаларыннан чыкккан пычрак суны халыкны су белән тәэмин иткән урыннарга якынрак агызып булачак. Моны депутатлар ул корылмалардагы заманча су тазарту җиһазлары аша пычрак су чыгарылуга инде юл куелмавы белән аңлата.

"СтопКроношпан" хәрәкәте вәкиле Евгений Давыдов сүзләренә караганда, Су кодексына үзгәрешләр Кроношпан һәм башка шундый зарарлы ширкәтләр өчен табышлы булачак: "Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Европада ел саен сыйфатсыз сулардан зыян күргән 135 мең бала үлә. Депутатлар шуларны белә торып табигать байлыкларын саклый торган кануннарны үзгәртмәкче. Гәрчә, үзләре Мәскәүдәге һаваның күкерт белән пычрануын күреп торсалар да. Без Су кодексын үзгәртмәүне таләп итәбез!"

Чара ахырында Русия Дәүләт думасына җибәреләчәк документка имза җыю оештырылды.

XS
SM
MD
LG