Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов адвокатлары җинаять эше туктатылуын таләп итмәкче


“Башнефть”ның элекке җитәкчесе Урал Рәхимов адвокатлары ширкәтнең 71% акцияләрен дәүләткә кайтару турындагы арбитраж мәхкәмәнең карарыннан соң, Рәхимовка карата җинаять эшен туктатуны таләп итмәкче.

“Рәхимовка каршы җинаять эшен туктатырга кирәк дип саныйм, чөнки инде ул үзгәрде. Җинаять эше кузгатылганда, зыян күргән тараф республика иде, ә арбитраж мәхкәмә карарында инде ул тараф Русия федерациясе”, диде ТАССка адвокат Илнур Салимьянов.

Билгеле булганча, октябрь азагында Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Русия баш прокуратурасының “Башнефть” акцияләрен дәүләткә кайтару турындагы шикаятьне канәгатьләндерде.

XS
SM
MD
LG