Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лев Пономарев: "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенә ябылу куркынычы яный


"Кеше хокуклары өчен" иҗтимагый хәрәкәт башлыгы Лев Пономарев оешманы "чит ил агентлары" итеп теркәсәләр аны ябачагын әйтте. Бу хакта ул "Интерфакс"ка белдерде.

Узган атнада юстиция министрлыгы баш прокуратура таләбе белән чираттаны тыш тикшерү башланды. Алар чит ил партнерларының хокук яклау оешмасы эшендә катнашу мөмкинлеген тикшерә.

Шулай ук Пономарев хәрәкәтнең күптән чит ил грантларын алмавын һәм тикшерүнең нигезсез булуын әйтте.

"Кеше хокуклары" хәрәкәте 1997 елда оешкан иде. Аңа хокук яклау эше белән шөгыльләнүче 120 оешма керә.

XS
SM
MD
LG