Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:45

Кырымтатар активисты Эдем Эбулисов сишәмбе көнне Русия тарафыннан басып алынган Кырымда тоткарланган. Ул «3нче май» эше нигезендә тоткарланучы дүртенче кеше булды.

Ул көнне меңнәрчә кырымтатары Русия тарафыннан Кырымга керергә тыелганкырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевны каршы алырга Әрмәни базар (Армянск) шәһәренә килде. Протест йөзеннән кырымтатарлары ярымутаруның барлык төп юлларын япты.

Эбулисовка полиция хезмәткәренә каршылык күрсәтүдә җинаять эше ачылырга мөмкин. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул полиция вәкилен байракның сабы белән кыйнаган. Якын киләчәктә аны сак астына алу турында мәхкәмә карары булыр дип көтелә.

Октябрьдә әлеге эш кысаларында инде өч кырымтатар активисты – Муса Апкәримов, Рөстәм Абдерахманов һәм Таир Смердляевка 318нче маддә, ягъни хөкүмәт вәкилләренә карата көч куллануда гаепләнгән иде. Аларның барысы да Акмәчет тикшерү изоляторында тотыла.

XS
SM
MD
LG