Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман журналистлары Казанга җыела


26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты "Дини белемне үстерү мөселман лидеры мәктәбе”, “Мөселман оешмаларының медиасәясәте һәм мәгълүмати стратегияләре” курсларын уздыра.

Республиканың төрле төбәкләреннән Казанга дин темасын яктыртучы журналистлар һәм дини оешмаларның мәгълүмат чаралары вәкилләре, югары уку йортларының журналистика факультетлары галимнәре җыела.

Татарстан диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге чаралар кысаларында дини оешмаларның мәгълүмати эшчәнлеге, ораторлык осталыгы, мөселман журналистикасы, интернет үзенчәлекләре, мөселман журналисты этикасы һәм башка темаларга лекцияләр укылачак. Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Махачкала шәһәрләре белгечләре чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG