Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонконгта полиция демонстрантларның чатыр лагерен сүткән


Һонконгта полиция вәкилләре протестлар барган иң төп районнарның берсе булган Монг Кокеда демонстрантлар булдырган чатырларны алып ату эшен төгәлләде. Хәзер анда транспорт хәрәкәте көйләнгән.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, узган төндә Монг Кокедагы бәрелешләр вакытында 116 кеше тоткарланган һәм 20 полиция хезмәткәре зыян күргән. Тоткарланучылар арасында демократик тарафлы студентлар протест хәрәкәтенең ике юлбашчысы – Джошуа Вонга һәм Лестера Шум.

Сентябрь азагында башланган протест чараларында катнашучылар 2017 елда Һонгонгта хакимият башлыгын турыдан-туры сайлауны таләп итә. Моңа кадәр ул Пекин контролендә булган сайлаучылар коллегиясе тарафыннан билгеләнә иде.

XS
SM
MD
LG