Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мөслимәләр үзләрен имин хис итәме?


Мәскәүдә чираттагы тапкыр дүрт бала анасы булган мөслимәгә һөҗүм ясалган. Аңа беркем дә булышырга теләмәгән. Хокук яклаучы сүзләренчә, моңа беренче чиратта мөселманнарга каршы котыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары гаепле.

13 ноябрьдә Мәскәүнең Свиблово метросы янында бер ир кеше дүрт бала анасына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Әлеге хатын-кыз хәзер хастаханәдә ята. Җәмәгать эшлеклесе Али Чаринский сүзләренчә, әлеге ханым кич белән өе янында үз иптәш кызын көтә торган булган.

“Ул исемен әйтмәскә үтенде, шуңа аның Үзәк Азия якларыннан булганын гына җиткерә алам. Әлеге ханым янына шактый тәрбияле, яхшы киенгән ир кеше килеп итагатьле итеп 5нче йортны сораган. Бу хатын-кызда әлеге ир кеше бернинди шик уятмаган. Әлеге дүрт бала анасы 10нчы йортта яши, шуңа бары шуны белүен генә әйткән дә кырыйга киткән. Шуннан әлеге ир аның артыннан барып кеше күрмәсен өчен аны йорт кырыена этә башлаган. Берничә тапкыр пычак белән кадаган да, сумкасын алган да тыныч кына киткән.

Әлбәттә, сумканы ул болай гына да ала ала иде, аннары аның нәкъ шул сумка өчен һөҗүм итүе шикле, ник дигәндә бу хатын-кызның байлыгы юк икәне күренеп тора, ул бик фәкыйрь киенгән. Ул хатын-кызның сумкасында да берни булмаган”, ди ул.

Яныннан кешеләр узуга һәм мөслимәнең ярдәме соравына карамастан, аңа игътибар итүче булмаган. Ул соңгы көчләрен җыеп өенә керә алган.

“Әгәр тышкы кыяфәтеннән мөслимә икәне беленмәсә аңа һичшиксез ярдәм итәрләр иде. Хиҗаплы хатын-кызларга игътибар бик зур. Хәтта мыскыллы сүзләр дә әйтәләр. Күптән түгел хатыным белән бара идем "чернозадые" дип кычкырдылар. Яшьләрнең бит кичен җыелып сыра эчү гадәте бар. Шулар инде әлбәттә салмыш килеш теләсә-нәрсә әйтә”, ди Чаринский.

Аның сүзләренчә, нәкъ массакүләм мәгълүмат чаралары мондый адымга этәрә.

“Мисал өчен кичә Русия 2 каналыннан барган бер тапшыруны карадым, анда "капланган" хатыннарны террорчылар, террорга өндәүчеләр дип атадылар. Имеш алар исламга чакырып акча эшли икән. Мондый белдерүләрдән соң нәрсә көтәсең. Шуңа һөҗүм итүчеләр корбаннарын тышкы кыяфәт нигезендә сайлый.

Пропагандадан бик күп әйбер тора. Мисал өчен кардәш булган украиннарга карата нинди котырту алып барыла. Хайваннарча. Шул пропагандага бирелеп Русия халкы Донбасс, Лугански өчен украиннарга каршы сугышырга барырга әзерләр.

Массакүләм мәгълүмат чаралары нигездә Кавказ һәм Үзәк Азия мөселманнарына каршы котырта. Бу булачак сугышчылар, диләр”, ди җәмәгать эшлеклесе.

Чаринскийга Русиядә ислам экстремизмы булу хакимияткә файдалы кебек тоела.

“Алар мисал өчен җиһадның нәрсә икәнен ачып салган фундаменталь әдәбиятны тыялар. Мисал өчен Бухари китабында нәкъ шул җиһад ачып салынган иде. Бу махсус экстремистик исламны дәгъваты җиңел булсын өчен шулай эшләнәдер.

Әгәр сәяси яклау булмаса ул тыелган әдәбият мәсьәләсе шулай эленеп торачак. Мисал өчен Коръән тәфсирен тыйганнар иде. Шул вакытта “Хизб ут–Тәхрир” Русия буйлап Коръәнне яклап акция уздырды. Алар төрле банерлар элде, урамнарга чыкты. Шуннан бу тыюны кире кактылар. Әлбәттә бу акция өчен берничә кешене төрмәгә утырттылар, әмма хакимият киләсе акциягә инде бер генә партия түгел, ә төрле төркемнәр бергә чыгачагын аңлады. Сәяси резонанс булмаса алар тыюны шул килеш калдыра.

Моннан тыш мәчетләрнең булмавы да зыянга. Дүрт-биш мең кеше мәчеткә сыймыйча урамда намаз укый, ә хөтбәне янында торган ир кеше алып бара. Ул шулай ук теләсә нәрсәгә чакыра ала. Мөселманнарны нәрсәгәдер этәрергә тырышалар”, ди ул.

XS
SM
MD
LG