Accessibility links

Уфада галим Суфиян Поварисовны зурлыйлар


Суфиян Поварисов
Суфиян Поварисов

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар әдибе, Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Суфиян Поварисовка 90 яшь тулды. Шушы уңайдан Уфада да, башка төбәкләрдә дә аның хөрмәтенә юбилей кичәләре, очрашулар оештырыла.

Чираттагы тантана 27 ноябрь көнне Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында узды. Атаклы милләттәшебез хөрмәтенә зур кичәнең башында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе, юбилярны котлаулар булды һәм мәдәни программа тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасында Суфиян аганың хезмәттәшләре һәм талиплары гына түгел, ә язучылар, журналистлар да катнаша. Кичәдә чыгыш ясаучыларның һәммәсе Суфиян Поварисовның күпкырлы талант һәм искиткеч оста педагог булуын ассызыклый. Юбилей мәҗлесендә Суфиян ага байтак истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр дә алды.

Суфиян Поварисов (cулдан беренче)
Суфиян Поварисов (cулдан беренче)

Кичәдә чыгыш ясаган БДПУ татар кафедрасы мөдире Илшат Насипов, университетның элекке ректоры Эдуард Хәмитов, профессорлар Камил Әхияров, Рәиф Әмиров, Алмас Шәйхуллов һәм башкалар Суфиян Поварисовның искиткеч киң гыйлемле мөгаллим булуын билгели. Аңарда белем алган талипларның үзләре дә инде төрле югары уку йортларында билгеле галимнәр, укытучылар булып танылган. Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалының татар һәм чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров әйтүенчә, Суфиян ага кебек киң кырлы талантлар күп булмый. Язучы да, мөгаллим дә күп фән эшлеклеләренең остазы да булу сирәк кешеләрнең өлешенә генә төшә, диде ул.

Кичәдә катнашучылар
Кичәдә катнашучылар

90 яшьлек милләттәшебезгә озын гомер юлында күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Башкортстанның Илеш районындагы Тыпый исемле татар авылында туып үскән малай бәләкәйдән үк авыр хезмәтне үз җилкәсендә татый. Икенче дөнья сугышының утлы юлларын үтеп, Германиянең үзенә үк барып җиткән яшь солдат Суфиян, сугыштан соң Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Аннан Уфага кайтып татарча чыгучы «Кызыл таң» гәзитендә эшли башлый. Бераздан мөгаллимлеккә һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. 1960 елдан бирле шунда татар һәм урыс теле кафедрасында татар талипларына белем бирә Суфиян ага. Соңгы 50 елда төп эш урыны университетта мөгаллимлек кылу булса да, Суфиян ага гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба килде. Азаккы егерме биш елда Суфиан Поварисов язучылык сәләтен тулысынча эшкә җигеп, дистәгә якын роман, повестьлар иҗат итте. Хикәяләре дә бихисап. Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган трилогия-эпопеясе белән Суфиян Поварисов әдәбиятыбызда аеруча мактаулы баскычка менде.

Юбилярны талиплар котлый
Юбилярны талиплар котлый

Әле Башкортстан дәүләт педагогия университетында уздырылган кичә вакытында Суфиян Поварисов яңа әсәрләр өстендә эшләвен дә әйтте. Чираттагы ике романын язып беткән ул.

Юбилярга багышланган алдагы чара ул хезмәт салган Башкорт дәүләт университетында декабрь уртасында оештырыла. Анда Суфиян Поварисовның иҗатына һәм мөгаллимлек эшчәнлегенә багышланган бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узачак. Чарага Казаннан да кунаклар чакырулы.

XS
SM
MD
LG