Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина укыту әсбаплары белән бергә өлкәбезнең күренекле шәхесләре турында җыентыклар бастыруны да гадәткә кертеп җибәрде.

Төрки дөньяның күренекле галимәсе Диләрә Тумашеваның укучысы профессор Хәнисә Алишина Төмән дәүләт университетының йөзләгән татар баласына татар теле һәм әдәбиятын фәнни нигездә өйрәтеп, милли үзаң формалаштырган бүлеген җитәкләде. Хәзер университетта төрки телләр үзәген әйдәп бара.

Күренекле шәхесләр тормышы циклы китаплары

Күренекле шәхесләр тормышы циклы китаплары

Хәнисә Алишинаның өлкәдәге күренекле шәхесләр турында кыскача белешмәләр туплап чыгарган китабы төрле өлкәдә эшләүчеләргә зур ярдәм булды. 2011 елда “Күренекле шәхесләр” циклын “Азат Сәгыйтов – “Яңарыш” өлкә татар газетасының беренче мөхәррире” исемле китабы белән башлады. Бу китапта Азат әфәнденең тормыш юлы, эшчәнлеге, гаиләсе турында тулы мәгълүмат алырга була иде. Аның артыннан Диләрә Тумашева, Люция Хәбибуллина, Фәүзия Бикшанова, Рәшидә Бакиева, Әмир Юскаев, Булат Сөләйманов, Хәмит Ярминең юбилейларына багышланган китаплар тезмәсе барлыкка килде. Хәнисә Алишина акча табып, төзеп, әзерләп, һәркайсын бастыра барды. Алар белән бергә башка китаплар да дөнья күрделәр.

Китап тышлыгы

Китап тышлыгы

- Быел “Ел китабы” төбәк бәйгесендә сигезенче тапкыр катнашам. Бу бәйгегә “Күренекле шәхесләр” циклыннан Хәмит Ярми турындагы, “Сөләйманов укулары” дигән шул исемдәге фәнни-гамәли конференция материаллары тупланган, “Х.Ч. Алишина. Биобиблиографик күрсәткеч”, Лилия Маликова белән әзерләгән “Түбән Обь һәм Иртеш елгалары аралары татарлары антропонимиясен тарихи-лингвистик яктан өйрәнү” исемле китапларны тәкъдим итәм.

Себер татар шагыйре, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Сөләймановның туган көненә туры китереп ел саен “Сөләйманов укулары” гамәли-практик конференциясен үткәрү яхшы традициягә әйләнде. Соңгы елларда конференция Төмән дәүләт университетында уздырыла. “Сөләйманов укулары” дигән җыентыкка 126 авторның фәнни хезмәтләре кертелде, алар төрле бүлекләрдә бирелде. Беренче бүлектә конференция оештыручылары соравы буенча, Булат Сөләймановның урыс, чуваш, башкорт, кырымтатар, Карачай-Балкария телләренә тәрҗемә ителгән прозалары урын алдылар. Шуны әйтергә кирәк, вакыт алга барган саен шагыйребез иҗаты белән кызыксынучылар саны арта гына бара. Бигрәк тә яшьләребезнең тартылуы, зур теләк белән өйрәнүләре сөендерә.

Эрнест Вәлиев Сөләйманов укуларында кыйммәтле китап тапшыра

Эрнест Вәлиев Сөләйманов укуларында кыйммәтле китап тапшыра

1998 елда шагыйрьнең 60 яшьлек юбилеена багышланган беренче конференциядән соң себер татарларының тел, мәдәният, тарих, халык авыз иҗаты, әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче эшлекле галимнәр коллективы барлыкка килде. Кайчандыр “Сөләйманов укулары”нда беренче чыгыш ясаган кичәге студентлар, аспирантлар бүгенге көндә фәнни хезмәтләрен яклап фән кандидаты исеменә лаек булдылар. Себер татар шагыйре Булат Сөләйманов исеме филолог, этнолог, тарихчылар, себер татарлары теле, әдәбиятын, башкорт, казакъ, үзбәк һәм башка телләрне өйрәнүчеләрне берләштерүче булып торуы безнең өчен бик мөһим мәсьәлә”, - дип сөйләде Төмән төрки телләр үзәге җитәкчесе, профессор Хәнисә Алишина. Галимә әйтүенчә, әлеге җыентык мәкалә авторлары, конференциядә катнашучы кунакларга, этномәдәни компонентлы мәктәпләр китапханәләре һәм илебезнең абруйлы китапханәләренә бушлай таратылачак.

Хәнисә Алишина туган тел буенча өлкә олимпиадасында катнашучылар белән

Хәнисә Алишина туган тел буенча өлкә олимпиадасында катнашучылар белән

Тагын да университет китапханәсендә бик матур чара – “Бүләк итүче” көне үтте. Анда катнашкан Рәүфә Кангазина түбәндәгеләрне сөйләде: “Үзәк хезмәткәрләре килгән кунакларга фәнни китапханәнең тарихын сөйләп, яңа дөнья күргән китаплар белән таныштырдылар. Китап авторларына үзләренең иҗат җимешләре, киләчәккә планнары турында сөйләргә мөмкинлек бирелде. Һәм алар китапханәгә китапларын бүләк иттеләр. Әлеге чара барышында милләттәшебез Хәнисә Алишинаның “Х.Ч. Алишина: биобиблиографик күрсәткеч” дигән китабы тәкъдим ителде. Белешмәләр китабына галимәнең 1983 елдан алып бүгенге көнгә хәтле чыккан төп хезмәтләре - монографияләре, уку һәм методик әсбаплары, фәнни журналлар, җыентыкларда басылган мәкаләләре һәм автор турындагы басмалар исемлеге кертелгән. Үзенең чыгышында әлеге белешмәләр китабы сериясен төзүче университетның борынгы һәм урта гасыр тарихы, археология кафедрасы мөдире, профессор Александр Еманов университетның тюркология үзәге директоры турында:

“Хәнисә ханым университетыбызда тюркологияне җентекләп өйрәнүнең башында торучыларның берсе. Аның тырышлыгы белән татар бүлеге ачылып, татар телен өйрәнү, укыту эшләре алып барылды. Бүгенге көндә ул әзерләгән югары белемле туган тел укытучылары өлкә мәктәпләрендә балаларга белем бирәләр. Аларның күбесе остазлары җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек булдылар. Галимәнең фәнни хезмәтләре белән университет китапханәсендә татар телендә фәнни, укыту һәм матур әдәбият фонды булдырылды”, - дип сөйләде.

Галимә башкарган эшләрнең бу бер өлеше генә һәм алар халыкта чиксез кызыксыну уяттылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG