Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК нефть чыгаруны киметмәскә килеште


Нефтьны экспортка җибәрү илләре оешмасы (ОПЕК) атнакич көнне чимал чыгаруны киметмәскә карар кылды. Көненә 30 миллион мичкә нефть җитештерү квотасы шул килеш сакланды. Бу хакта оешманың вәкиле Хәсән Габдул Хәмид 116нчы саммит тәмамланганнан соң, узган матбугат очрашуында әйтте.

Күзәтүчеләр сүзләренчә, саммит барышында Согуд Гарәбстаны ОПЕКның кереме азрак илләре әгъзаларының нефть чыгаруны киметү һәм бәяләр төшүне туктату турындагы чакыруларын кире каккан.

Reuters билгеләвенчә, әлеге карар ОПЕК сәясәтендә алга китеш булуын күрсәтә, чөнки оешма элек бәяне көйләүгә тәэсир итәргә тырыша иде.

Әлеге карар шулай ук ОПЕК әгъзасы булмаган, әмма нефть сатучы Русиягә дә нык тәэсир итәчәк. Мәскәүнең Сүрия президенты Бәшәр әл-Әсадны яклавын Согуд Гарәбстанының өнәп бетермәве дә билгеле.

Русия инде Украинадагы хәлләр сәбәпле, Көнбатыш керткән чикләүләрдән зыян күрә һәм бюджетын көйләү өчен нефтьнең мичкәсенә 100 доллар булуы мөһим.

Атнакич көнне Brent нефтенә бәя мичкәсенә алты долларга төште. Бу 2011 елдан бирле бер көн өчен иң күп түбән төшкән бәя.

XS
SM
MD
LG