Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядагы сугышлар истәлегенә Мәскәүдә конференция уза


Бүген Мәскәүдә «Чечняда сугыш: сәяси хаталар һәм хәрби җинаятьләр» дигән конференция узачак. Ул беренче Чечня сугышының башлануына 20, ә икенчесенең башлануына 15 ел уңаеннан үтә. Аны «Яблоко» фиркасе оештыра.

Чарада Чечня һәм Украина сугышларын чагыштыру, Чечнядагы сугыштан соң нинди дә булса сабак алу кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

Шулай ук конференция кысаларында «Чечня-Украина: Яңа сугыш, иске хаталар» дигән фотокүргәзмә эшләячәк. Анда Аркадий Бабченко, Владимир Воронов, Андрий Цаплиенко, Виктор Майстренко, Дмитрий Флоринның чечен сугышы һәм Украинадагы корралы низак фотолары урын алачак.

Конференциядә сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, сугыш ветераннары һәм Чечня белән Украинада сугышны күргән журналистлар катнашачак. Аерым алганда Сергей Митрохин, Данил Гальперович, Вячеслав Измайлов, Михаил Шевелев, Григорий Явлинский, Алексей Симонов, Лев Шлосберг булачак.

XS
SM
MD
LG