Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Башкортстанда "Ике аккош" сәнгать бәйгесе башланды


Зөлфирә Сөнәгатуллина җырлый

Зөлфирә Сөнәгатуллина җырлый

Башкортстанның Чишмә районы үзәге Чишмә авылында 29 ноябрь көнне төрле районнардан җыр-моңга сәләтле башкаручылар җыелды. Биредә мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева белән күренекле музыкант һәм композитор Бәхти Гайсин истәлегенә сәнгать бәйгесе башланып китте.

"Ике аккош" ярышмасы беренче тапкыр үткәрелә. Аны оештыру башлангычы белән Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге чыкты. Аны танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов та хуплады һәм аны әзерләүдә, үткәрүдә ярдәм итүне үзенең изге бурычы итеп кабул итте.

Бәйгенең исеме атаклы җырчыбыз Фәридә Кудашева башкаруындагы “Ике аккош” исемле бик матур җырдан алынган. Бу җыр татар һәм башкорт дөньясында үзенчә бер гимнга әверелгән әсәр. Фәридә Кудашева белән виртуоз музыкант һәм композитор Бәхти Гайсин үзләре дә гаиләдә дә, сәхнәдә дә пар аккошлар кебек иде. “Ике аккош” шигыре сүзләренә дә көйне Бәхти ага язган.

Әле Чишмә районы мәдәният йортында оештырылган сәнгать ярышмасына Уфадан һәм төрле районнардан егермедән артык башкаручы килгән. Алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә бар. Җаваплы сынауга җырларны Фәридә Кудашева репертуарыннан да сайлап алганнар.

Римма Үтәшева

Римма Үтәшева

Әлеге мәдәни башлангычның “кендек анасы” – Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе рәисе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай комитеты рәисе урныбасары Римма Үтәшева әйтүенчә, әлеге бәйгенең максаты бик изге. “Ул, беренчедән, яшь талантларны ачыклауны күз уңында тотса, икенчедән, безнең милләтебез горурлыгы булган Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның истәлеген хөрмәтләп саклау һәм аларның иҗатын киләчәк буыннарга да тапшыру”, - ди ул.

Айдар Галимов рәислегендәге жюрига төрле милли оешмалар вәкилләре дә, сәнгать әһелләре дә керә. Айдар әфәнде әйтүенчә, Фәридә апа белән Бәхти аганың милли сәнгатькә үзләрен аямыйча хезмәт итүләре хәзерге буынга да олы үрнәк ул.

Зөлфирә Сөнәгатуллина

Зөлфирә Сөнәгатуллина

“Мин 1989 елда беренче тапкыр Туймазы шәһәрендә узган “Татар җыры” бәйгесендә катнашкан идем. Нәкъ шунда яшьләргә бәяне Фәридә апа белән Бәхти ага да бирде. Шундагы чыгышымны алар да ошатты һәм ул уңыш мине тагын да канатландырып, дәртләндереп җибәрде”, - ди Айдар Галимов.

Чишмә район мәдәният йорты сәхнәсендә берничә сәгать дәвам иткән бәйгедә һәркем үз мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтергә тырышты. Уфадан, Башкорт дәүләт педагогия университеты талибәсе Зөлфирә Сөнәгатуллина моңа кадәр дә төрле бәйгеләрдә көчен сынап карый, кайберләрендә югары уңыш та казана. Ә инде Фәридә Кудашева истәлегенә оештырылган бәйгедә катнашуны ул үзе өчен зур дәрәҗә дип саный.

Рөстәм Янгиров

Рөстәм Янгиров

Уфадагы 45нче санлы мәктәпнең 9нчы сыйныфында белем алучы Рөстәм Янгиров та сәнгать ярышмаларында һәрдаим катнаша килә. Ул матур итеп гармунда да уйный, моңлы итеп җырлый да. Бу бәйгедә аның беренче сыйныфта гына укучы сеңлесе Рушана да катнаша. Әлбәттә, Рушана сынау үтүчеләр исемлегендә түгел, конкурстан тыш чыгыш ясый, әмма зур сәхнәдә һәр чыгыш аның өчен дә үзе бер мәктәп.

“Ике аккош” бәйгесенең икенче өлеше Бәхти Гайсинның туган ягы – Авыргазы районында 6 декабрьдә уздырыла. Анда баянчылар һәм башка гармуннарда уйнаучылар көч сынаша. Ә инде ике бәйгедә дә җиңеп чыгучыларны бүләкләү һәм Гала-концерт Фәридә Кудашеваның туган көнендә – 15 декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында үтәчәк.

Күргәзмә почмакта Фәридә Кудашева хакында әсбаплар

Күргәзмә почмакта Фәридә Кудашева хакында әсбаплар

XS
SM
MD
LG