Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:41

"Балага милли тәрбия бирү – ана бурычы"


Ләйсирә Йосыпова (у) тәрбияче Алсу Гаффаровага яңа китаплар күрсәтә

Ләйсирә Йосыпова (у) тәрбияче Алсу Гаффаровага яңа китаплар күрсәтә

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Русиядә әниләр көне буларак билгеләнә. Азатлык Ижаудагы татар балалар бакчасы тәрбиячеләре белән таныштыра.

1998 елда Русиядә дәүләт күләмендә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе әниләр көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм календарьдә әле күптән түгел генә пәйдә булса да, ул инде киңкүләм билгеләнеп үтелә. Әниләргә күпме генә матур сүзләр әйтсәк тә, бер дә артык булмас. Буыннан буынга һәр кешенең тормышында әни – иң кадерле кеше бит.

Ижау шәһәренең 107-нче санлы татар балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Шәехова сүзләренчә, хатын-кыз әни булгач кына үзендә түземлек, кайгыртучанлык һәм башка күп кенә яңа сыйфатлар булуын ачыклый.

Тәрбиячеләр бакчадагы балаларга да әни күзлегеннән карый. Ижау шәһәренең 107-нче санлы балалар бакчасында тәрбиячеләр сабыйларның икенче әниләре дисәк бер дә арттыру булмас. Аларның һәркайсына ягымлы сүз әйтү, иркәләп алу һәр баланы игътибар үзәгендә тоту – тәрбиячеләрнең вазифасы.

Тәрбиячеләрнең күбесе үзләре дә яшь әниләр, үз нарасые ничек якын, бакчага килгән сабыйны да шулай якын итеп кабул итә алганда гына биредә яратып эшләп буладыр, мөгаен.

Ләйсирә Йосыпова "Каз өмәсе" бәйрәмендә

Ләйсирә Йосыпова "Каз өмәсе" бәйрәмендә

Бакчаның татар теле белгече Ләйсирә ханым Йосыпова кечкенәдән балалар белән эшләргә хыяллана. Чаллыда педагог белгечлегенә ия булып Ижауга килә. Тик балалар бакчасында ул соңгы алты елда гына эшли. Башта татар бакчасы булмау сәбәпле, телевидениедә дә эшләп ала, балалар өчен татар телендә тапшырулар әзерли. Татар балалар бакчасы ачылуга бирегә килә. “Үз эшемне бик яратып башкарам. Балалар белән эшләргә бик кызык. Үзем белгәнне аларга да өйрәтәсем килә”, дип уртаклашты Ләйсирә Йосыпова.

Үз балаңа әни булу җиңел түгел. Милли тәрбия бирү, туган телдә аралашырга өйрәтү, халкыңа хөрмәт сеңдерү – гаиләдә ананың бурычы. Ә ул балалар дистәләгән булса – бу тагын да мәшәкәтьле һәм җаваплы. Ләйсирә Йосыпова Ижау шәһәренең 107-нче санлы татар балалар бакчасында инде алты ел сабыйларны туган телебезнең нечкәлекләренә төшендерә. Милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезнең нигезләрен аңлата. Әлбәттә, бу гамәлләрне ул берүзе башкарып чыга алмас иде. Бакча мөдире, педагог, музыка белгече, төркемдәге тәрбиячеләр белән барлык эшләрне дә бергә алып бармасалар. Тәрбиячеләр Гүзәл Шәехова һәм Алсу Гаффарова татар теле белгече белән эшләве җиңел, нинди генә проблема килеп туса да, аның белән бергә бик җиңел хәл итәбез дип уртаклаштылар. Гүзәлнең бакчада эштә калуында да Ләйсирәнең роле зур икән. Гүзәл педагогика көллиятендә укыганда бирегә практикага килә, балалар белән эшкә аны Ләйсирә ханым өйрәтә. Димәк, Ләйсирә Йосыпова бакчадагы сабыйларга гына әни түгел, әле тәрбиячеләр өчен дә әни ролен башкара.

Күп вакытта бакча хезмәткәрләренә балалар белән бергә әти-әниләрне дә тәрбияләргә туры килә. Ана теленең мөһимлеген аңлату – бу мәсьәлә бик җитди тора, дип дәвам итте Ләйсирә ханым.

Балаларга әниләрчә караш дәресләрдә дә кулланыла. Гаиләдәге кебек туган тел дәресләрен балаларны кечкенә төркемнәргә бүлеп уздыралар. Бу – Сингапурда кулланылган методика. Ул тәрбиячеләр эшендә яңа алым. Шул ук вакытта программадан тайпылмыйча дәресләрне, бәйрәмнәрне милли тәрбия бирүне күздә тотып төзиләр.

Ләйсирә ханым уллары белән

Ләйсирә ханым уллары белән

Ашлар тәмле булсын өчен, дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк. Ләйсирә ханымны өйдә тормыш иптәше, ике улы – Динар белән Айдар көтә. Аларны да мәктәптән каршы алып, хәлләрен сорашып, тәпле ашлар белән сыйларга кирәк.

Хатын-кызга өйдә барлык эшләргә бер үзенә генә җитешү, әлбәттә, җиңел түгел. Аңа ике улы ярдәмгә килә. Ләйсирә Йосыпова үзе дә өйдә әнисенә ярдәм итеп үскән. Сеңлесе белән әнисенең эштән кайтуына шулай ук булдырган кадәр өй эшләрен башкарырга тырышканнар.

Әлбәттә, балаларга әти-әнисе – үрнәк. Өйдә туган телдә аралашу – таләп. Мәктәптә, урамда балалар дусларыннан бер дә тартынып тормыйча әниләренә “әнкәй” дип килеп татар телендә сөйләшәләр икән. Әниләре татар теленең башка телләрдән бер дә ким булмавын улларының күңеленә кечкенәдән сеңдергән.

Ләйсирә ханым токмач кисә

Ләйсирә ханым токмач кисә

Балалар мәктәптә яхшы укудан тыш башка һәнәрләрне дә үзләштерә. Динар бию коллективында шөгыльләнгән. Аның уңышлары хакында төрле бәйге-фестивальләрдә алган дипломнары, күпсанлы медальләре сөйли. Йосыповларның кече уллары Айдар татар үзәге оештырган шигырь уку бәйгесендә катнашып дипломга ия булды. Айдар әле телевидениедә “Күңелле кыңгырау” тапшыруын да алып бара. “Татар телен бик яратам. Татар сыйныфында укымасам да, татарча китаплар укыйм. Шигырьләр беләм. Балалар тапшыруын да алып бару бик ошый”, дип сөйләде Айдар.

“Әни булу – рәхәт тә, кыен да. Әни булу – олы бәхет тә. Мин барлык әниләргә шатлык, бәхет телим. Гаиләдә ике улыбызны да иптәшем Әнәс белән бергә тәрбиялибез. Шуңа да мин ялгыз әниләр булмасын дип телим”, дип теләкләрен җиткерде Ләйсирә Йосыпова.

XS
SM
MD
LG