Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:30

Фаик Таҗиев: "Президент атамасын юкка чыгару – соңгысын тартып алу булачак"


Татарстан президенты атамасын яклау ни өчен кирәк? Украинадагы вакыйгалар Татарстанга кайсы ягы белән якын? Бу хакта Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкиле Фаик Таҗиев белән сөйләштек.

Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре Татарстан президенты атамасын яклап халык җыены оештыру тәкъдиме белән хакимияткә мөрәҗәгать юллаган иде. Ләкин Чаллы түрәләреннән җавап юк.

Хакимияткә язылган мөрәҗәгатьне язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев, милли хәрәкәт вәкиле Дамир Галиев имзалаган. Шушы вакыйга барышы, аннан инде Татарстан бәйсезлегенә кагылышлы вазгыять, Украинадагы вакыйгаларның Татарстанга да якын торганлыгы хакында без Фаик Таҗиев белән сөйләштек.

– Фаик әфәнде, Татарстан президенты атамасын яклап чаралар күрү турында Чаллы хакимиятенә булган мөрәҗәгатьтә сезнең дә катнашыгыз бар. Җавап булмавы нинди уйларга этәрде?

– Әйе, без мондый хат белән мөрәҗәгать иттек. Әмма Татарстан президенты атамасын саклап калу турында халык җыены уздыруны оештыру тәкъдименә шәһәр җитәкчелегеннән бернинди дә җавап алмадык. Безнең тәкъдимнәрнең эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. Шушы юнәлештә, президент атамасын яклауда без шәһәр шурасы депутатлары, башка җәмәгать оешмалары активистлары, ширкәтләр җитәкчеләре катнашында сөйләшү үткәрү, анда шушы атаманың бернинди дә ревизияләргә дучар ителмәскә тиешлеге хакында карар кабул итмәкче идек. Шундый карар була калган очракта, аны Татарстан дәүләт шурасына җибәрү күздә тотылды. Ләкин бу хат хакимияткә киткәннән соң матбугатта хәбәрләр күренде. Анда Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Русия думасына Татарстан президенты атамасын юкка чыгаруга кагылышлы канунның гамәлгә кертелү вакытын бер елга, 2016 елның гыйнварына кадәр озайту, калдыруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә бит кайбер җәмәгать эшлеклеләре президент атамасын юкка чыгару вазгыятен аңламый. Андыйлар "бездә суверенлык булмагач, Татарстан Конституциясе эшләмәгәч, бу атаманың кирәге бармы?" дигән сорауны куялар.

Безнең хәзерге татар интеллегенциясе урыс шартларында формалашкан. Алар татар телле, укымышлы. Ләкин шундыйларны чын татар зыялысы дип әйтеп булмый. Алар өчен республикада хан булды ни, губернатор булды ни, барыбер, аерма юк шикелле. Әлбәттә, хакимият, депутатлар, чиновниклар Татарстанның Конституциясен үзгәрткән вакытта, аның суверенлык билгеләрен алып ташлаганда, җир байлыкларының Татарстан милке булуы турындагы маддәләрне кискән чагында бернинди дә каршылыклар күрсәтелмәде дияргә була. Булган суверенлык билгеләрен тавыш-тынсыз гына бирделәр, аны Русия алды. Хәзер инде президент атамасын да юкка чыгару – соңгысын да алыгыз дигән сүз була. Ә бездә президент атамасы торырга тиеш, ул Конституциябездә күрсәтелгән. Ә Татарстан Конституциясендә республикабыз дәүләт буларак күрсәтелә.

– Фаик әфәнде, президент атамасы тирәсендә ниндидер алыш-бирешләр дә бара сыман. Әле кайчан гына республикаларда президент атамасын бетерү вакытын 2015 елның 1 гыйнварына билгеләделәр. Күптән түгел Владимир Путин республика җитәкчесен ничек атауны Татарстан халкы үзе хәл итәргә тиеш дип белдерде. Менә тагын Татарстан депутатлары президент атамасын 2016 елга кадәр калдырыгыз дип Мәскәүгә үтенеч юллый. Татарстанны буйсындырып тотуда Мәскәү ни тели шуны эшли дигән фикерләр туганы булмадымы сездә?

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

– Мондый фикерләр миндә күптәннән бар. Барлык чаралар да безне буйсындыруга корылган. Путиннны сайлаганда гына да Татарстанда гел югары күрсәткечләр, аның өчен 75-80% тавыш бирелә. Ә Мәскәүнең үзендә бу күрсәткеч 30% чамасы. Депутатларыбыз да номенклатура исемлеге буенча билгеләнә. Түрәләребез дә ниндидер алыш-бирешләр аркылы гамәлдәге президент алышынганчы, бер елга дигән булып шушы атаманы калдырырга җыеналар кебек. Бүгенге чорда Татарстан Конституциясен беренчел, элекке халәтенә кайтару өстендә эш алып барырга кирәк. Чөнки безнең референдум да, Конституция дә халыкара нормаларга яраклаштырып, җиренә җиткереп эшләнгән. Анда республика җитәкчесенең президент булуы да ассызыклана.

Менә Путин еш кына “Үзбилгеләнү хокукын беркем дә гамәлдән чыгармады” дигән сүзләрне куллана. Аны ул Украинаның Донецки, Луһански өлкәләренә атап, андагы фетнәчеләрне яклап әйтә. Украинаның бу өлкәләре үзбилгеләнү хокукына ия булып чыга, шуңа аларны басып алырга хаклары бар дигән гыйбарәне дә китереп чыгара. Ә чынбарлыкта бу 1966 елда БМО тарафыннан дәүләтләре булмаган милләтләрнең үзбилгеләнүләре хакында кабул ителгән пакт. Ләкин ниндидер халык башка территориягә утырып, үзбилгеләнүгә дәгъва итә алмый. Үз илендә, үз җирендә генә яшәгән халык үзбилгеләнүгә хокуклы.

– Украинда барган вакыйгалар агышында Татарстанда узган референдум хакында бик сирәк, анда да тискәре күренеш буларак кына искә алалар. Әйтерсең лә тарихта Татарстанның үзбилгеләнүе хакында референдумы узмаган, республика бернинди дә басымнарга дучар ителмәгән.

– Монысы инде безнең республика тарафыннан ниндидер аңлату, чынбарлыкны күрсәтү буенча эш алып бармавыннан киләдер. Бу бернинди дә кысаларга сыймый. Бар җирдә җыр-бию, футбол, хоккей. Бар нәрсә бар. Әмма татар мәсьәләсе, Татарстанның үзбилгеләнү хокукын яклау, күтәрү юк. Таланган Конституциябезне дә яклап бер авыз сүз әйтүче юк. Бездә тулысынча бастыру бара, ирекле сүз әйтү мөмкинлеге дә бетте. Шуңа монда президент атамасын яклау үзмаксат түгел, ә татар халкының үзбилгеләнү хокукын яклау турында сүз бара.

Украинаны искә алдык. Алар үз телләренә өстенлек бирде һәм аны чынбарлыкта дәүләт теле итә алмыйлар. Чөнки анда урыс теле өстенлек итә. Украинада урысны бетерү турында сүз алып бармыйлар, алар үз телләренең дәүләт теле булып урнашуын тели. Ә моны Русия хакимияте өнәми. Өнәми генә түгел, Украина дәүләтенең яшәвен шик астына куя. Без бу әңгәмәдә Украинаны нигә катнаштырдык? Чөнки безнең язмышлар аларныкына охшаш. Ләкин безнең хәлебез аларныкыннан авыррак. Бәлки теге референдум чорларында безнең җитәкчелек Мәскәүгә каршы чыккан булса, бездә дә Украинадагы кебек хәлләр, бәлки кечкенәрәк дәрәҗәдә, булырга мөмкин иде. Чөнки коралыбыз да, армиябез дә юк бит. Шуңа хәзер сүз белән яклаучы да юк.

Әйткәнемчә, биеп-җырлап урыслаша барабыз. Мәгариф тә бу юнәлештә алдан бара. Дәүләт имтиханнарын урысча гына тапшыру шартын китереп куйдылар бит. Татарча имтихан бирергә ярамый, ул санга сугылмый. Телне бетерү бара. Урыс православ чиркәвенең зур собор җыены шуны искәртте – безнең урыс милләте башка милләтләрне җәберләмәде, кысмады, эзәрлекләмәде. Аларны урыслаштыруга этәрүләр булмады, ди. Чынбарлыкта Пугачев күтәрелешенә кадәр генә дә урысларга каршы диннәрен яклап чыккан күпме татар үтерелде. 1742 елда Екатеринбурда шәһәр уртасында Кисәнбикә Байрасованы, Тойгелде Җүләковны утта яндыралар. Чукындырудан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен. Бу хакта архивта, тарихта көне-сәгате белән язылган мәгълүматлар бар. Бу җинаятьләр патшабикә указы белән башкарыла. Ә алар, бездә инквизация булмады, диләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG