Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илнар Ялалов: "Концертымда Бигичев иҗатына игътибар зур булачак"


Илнар Ялалов: "Европада тамашалар аншлаг белән үтте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:12 0:00

Илнар Ялалов: "Европада тамашалар аншлаг белән үтте"

Җырчы Илнар Ялалов 17 декабрь Казанның филармония залында узачак концертында тамашачы игътибарын опера сәнгатенә һәм Хәйдәр Бигичев иҗатына юнәлтмәкче.

Илнар Ялалов бу атнада Европаның Нидерланд, Бельгия илләреннән кайтып төште һәм үз концертын оештыру эшләренә кереп чумганчы Азатлыкның "Кызган таба" тапшыруына әңгәмә бирде.

– Илнар, син күптән түгел генә Европада бер айлап гастрольдә булдың. Көнбатыштагы чыгышларыгыз турында тулырак сөйләсәң иде.

– Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры елга ике тапкыр Европа илләренә сәяхәт кыла. Анда эшләүче артист буларак, мин дә елга бер генә булса да гастрольгә барам. Быел ул көз айларына туры килде. 33 тапкыр спектакль куйдык. Яллар белән ул 40 көнгә җыелды. Нидерланд һәм Бельгия илләренең Роттердам, Гауде, Һарлем, Амстердам шәһәрләрендә сәхнә тоттык.

– Көнбатышта Русия-Европа мөнәсәбәтләре ни рәвешле яктыртыла? Телеканалларга игътибар иттеңме?

– Телеканалларда еш кына безнең дәүләт башлыкларын күрсәтәләр. Әлбәттә, төрле канал төрлечә тәкъдим итә. Безгә бирелгән мәгълүматтан шактый аерылып тора.

– Сезнең чыгышларны Европа тамашачысы ничек кабул итте?

– Андагы тамашачысы гомумән башка төрле. Чыгышларны карарга күбрәк өлкәннәр килә, яшьләр ни сәбәпледер андый опера концертларына йөрмиләр. Кайда гына чыгыш ясамыйк, һәрвакыт тулы зал – аншлаг. Атна буе эшлибез, бер-ике көн ял итәбез, димәк, биш көн рәттән опера куябыз.

Тамашачылар бик җылы кабул итте. Бу гастрольләрдә без француз телендә Жорж Бизенең “Энҗе-мәрҗән эзләүчеләр” (Les pêcheurs de perles) операсын башкардык. Француз телен белмәгәннәр өчен сәхнәнең өске өлешендәге экранда тәрҗемә тәкъдим ителеп барды, шуңа күрә концертта нинди генә халык вәкилләре булмасын, барысы да аңлап тыңладылар.

Яз көне кабат гастрольләр була, ләкин барырга исәпләмим, чөнки үземнең иҗатыма игътибар аз кала. Шушы арада югалып торуым минем өчен минус. Икенче концертыма әзерлек уңышлы гына бара, ләкин репетицияләргә үзем кирәк – җырчы үзе булырга тиеш. Казанга кадәр зур концерт 9 декабрьдә Мөслим районында узачак.

– Игъланнардан күренгәнчә, әлеге концертта синең гаиләң – хатының, ике балаң, әти-әниең катнашачак икән. Нинди тамаша булачак бу?

– Хәзер халыкны җырлап кына яулап алып булмый. Үзеңне төрле яктан сынап карарга кирәк, шуңа күрә концерт төрле жанрда булачак. Үземнең осталыгымны төрле телләрдә җырлап күрсәтәчәкмен: татар теленнән тыш, башка телләрдәге җырлар да әзерләнә. Мисал өчен, испан телендә. Миңа калса, мондый тәҗрибәне үткәреп карау кирәк. Сәбәбе: татар эстрадасы концертларына йөргән халык опера һәм балет театрына йөрми. Опера сәнгатенең тәмен, аның зәвыгын күрсәтәсе килә халыкка. Татар эстрадасында төрле жанрда җырлый белүчеләр бик аз. Остазым Венера Ганиеваның йогынтысы булгандыр, мин ул жанрны онытмыйм, концертларыма кертергә тырышам.

Илнар Ялалов: "Концертымда Бигичев иҗатына игътибар зур булачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:06 0:00

Мин – Хәйдәр Бигичев репертуарына мөкиббән киткән кеше. Үземнең иҗатымда, концертларымда аның исемен халыкка җиткереп торасым килә. Минемчә, аңа тиешле игътибар бирелми, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов кебек шәхесләр рәтендә булырга тиеш ул. Чөнки Хәйдәр абыйның җырларын аз җырлыйлар кебек, конкурс, иҗат кичәләре дә санаулы гына.

– Күп кенә кешеләр җырчыларның концерт оештыруларын акча эшләү чарасы буларак кабул итә. Син нинди максатлардан чыгып эш итәсең? Татар сәнгатенә үз өлешеңне кертергә телисеңме?

– Узган концертымда тулы бер блок Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган иде, ә монысында, аның исемен атап, берничә җырын башкарачакмын. Мин аның хисабына танылмыйм. Бер вакыт интернет челтәрендә бик шауладылар инде. Беренче концертлар узганнан соң, бер журналист белән әңгәмә “Хәйдәр Бигичевка дәвамчы бар” исеме белән чыкты. Ул изге ният белән бирелгән исем булгандыр, ләкин миңа ачулы хатлар килә башлады. Янәсе, мин, әлеге бөек шәхеснең исемен кулланып, үземә пиар ясаганмын. Юк, бер дә алай түгел. Мин аның исемен искә алып, халыкка җиткерәсем килә. Мин Хәйдәр абыйның тормыш юлын беләм, бәлки шул сәбәпледер аның җырлары күңелемә бик якын һәм тавышыма да бара.

– Гаиләңне иҗатка ничек җәлеп итәсең? Биш яшьлек улыңның уңышларын социаль челтәрләрдә яктыртып барасың.

– Мин улым белән бик горурланам. Аязга 3 яшь булганда, ул беренче тапкыр сәхнәгә аяк басты. Без аны “Йолдызлык” фестиваленә алып баручы-конферансье номинациясенә әзерләдек. Минем әнием шәхсән үзе җитәкләде бу эш белән. Өч егет иде алар. Алып баручы буларак чыгышлары бик үзенчәлекле күренде, биеделәр дә, сөйләделәр дә – шулай аерылып тордылар. Нәтиҗәдә, 3 яшендә Аяз, беренче урынга лаек булып, “Пирамида” концертлар залында президентыбыз Рөстәм Миңнеханов каршында чыгыш ясады, стипендиясенә лаек булды. Стипендиянең күләме мөһим түгел, аның дипломы әһәмиятле. Өч яшемдә төшемә дә кермәс иде ул.

Булачак концертымның бер үзенчәлеге шунда: Замирә Рәҗәпова һәм Рөстәм Гайзуллин алып баруыннан тыш, улым Аяз да алар белән бергә булачак.

– Әнисе моңа ничек карый? Ул да җырлый кебек...

– Әнисе бик уңай карый. Ләйсән үзе дә концертта җырлаячак. Безнең профессияләр бер бит. Ул да Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетының хор бүлегендә укыды, без шунда таныштык, гаилә корып җибәрдек. Ләйсән күбрәк үзе өчен җырлый, ләкин киләчәккә теләгем бар: берәр клип төшереп, аны, иҗатын халыкка тагын да якынайтасы иде.

Минем әле әти-әнием дә концертта чыгыш ясаячак. Алар – мәдәният кешеләре. Әтием Илсур күп еллар буе музыка укытучысы булып эшләде. Әнием “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблен җитәкли. Без – Актанышлылар, ә Актаныштан чыккан биш кешенең дүртесе мәдәнияткә карый.

– Концертың опера әсәрләре, Бигичев иҗаты кебек югары сәнгать үрнәкләре белән уңышлы үтәр дип уйлыйсыңмы, бүген бит попса, солянка концертлары тулы заллар белән үтә?

– Концертта минем гаиләм генә катнашмый. Халык бит ул исемгә карап килергә мөмкин. Мин үземне бик популяр дип санамыйм. Әлбәттә, җырларым, Аллага шөкер, яңгырый. Концерт кунакларына килгәндә, үземнең остазым Венера Ганиева булыр дип көтелә. Шулай ук минем курсташларым килә. Бу мәгълүмат афишаларда яңгырамый, бу – сюрприз. Хәзер дә әйтмим. Кызыклы бер чыгыш әзерлибез. Анда эстрадабызның күп кенә яшь җырчылары – иҗатташ дусларым булачак. Популяр җырчы, автор-башкаручы саксофонист Камил Хәйбуллин да үз чыгышы белән тамашачы күңелен яулар дип уйлыйм.

– Билет бәяләре ничә сум синдә? Чөнки "Татар җыры" фестиваленә тугыз меңлек билетлар дип матбугатта шаулап алганнар иде...

– 400дән 600 сумга кадәр. Акча эшләү максаты белән түгел бит ул. Салават, Айдар Галимов билет бәясе кыйммәт итеп куя алалар, чөнки аларның исемнәре бар, аларга халык барыбер йөриячәк. Яшь эстрада җырчыларына алай түгел бит. Шәхсән үземнән чыгып әйтәм: әгәр дә концертны оештыру чыгымнарын капланса, шуңа да "Аллага шөкер!" дип риза булачакмын.

– Илнар, ни өчен син “Барс-Медиа” оештырган “Татар җыры”нда катнашмыйсың?

– Дөресен әйткәндә, аларда үзләренең җырчылары. Анда катнашмавыма үкенмим дә, чөнки мин аның системасын беләм: кемгә нәрсә өчен тапшырасылары аерым ачык билгеле бит. Заманында студент елларында миңа да “Барс-Медиа” генераль контракт төзергә тәкъдим иткән иде, ләкин баш тарттым. Бәлки кирәк тә булгандыр ул. Мин үкенмим. Үз көчем белән әкренләп-әкренләп кенә атлыйм, чөнки бүгенге көндә бер сезонлык җырчылар күбәйде. Бер көнлек, дисәң дә була. Бер-ике сезон гына эшләп алалар, ләкин аннары исем югала. Минем очракта алай булуын теләмим. Әкрен генә атласам да, үземне дөрес юнәлештә барам дип саныйм.

– Югары сәнгать әсәрләре белән концерт куярга җыенган җырчы буларак, тамашачыларга карата булган теләк-фикерләреңне ишетәсе иде?

– Форсаттан файдаланып, әлеге әңгәмәне караучыларны үземнең концертларыма чакырам. 17 декабрь көнне сәгать 18.30да филармония концертлар залында узачак. Бик кызыклы булыр дип көтелә. Остазым Венера Ганиева, саксофонист Камил Хәйбуллин, минем бөтен гаиләм катнаша. Махсус кунак “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый. Барыгызны да көтеп калам. Сезгә исәнлек-саулык телим, бергә булыйк, бердәм булыйк!

XS
SM
MD
LG