Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:28

Төркиядә Путин килүенә протест чаралары үтәчәк


Төркия-Русия хезмәттәшлеге югары шурасының дүртенче утырышы 2013 елның ноябрендә Русиядә узды

Төркия-Русия хезмәттәшлеге югары шурасының дүртенче утырышы 2013 елның ноябрендә Русиядә узды

Русия президенты Владимир Путинның Төркиягә сәфәре 1 декабрьгә планлаштырылган. Путин Төркия-Русия хезмәттәшлегенең югары шурасы утырышында катнашачак, төп сөйләшүләр икътисад һәм ягулык турында барыр дип көтелә.

Русиянең Украинада алып барган сәясәтенә һәм Кырым аннексиясенә каршы булган Төркиядәге кырымтатар оешмалары вәкилләре Әнкара һәм Истанбулда Путин сәфәренә каршы урам җыеннары уздыруны планлаштыра, дип хәбәр итте Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай. Кырымтатарларга Халыкара Чиркәс конгрессы әгъзалары да кушылачак.

Русия сәясәтен яклаучы "Кырым Берлеге" оешмасы да Төркия һәм Русия президентларына үз мөрәҗәгатен кабул итте.

"Бу җиңел булмаган заманда без, Кырымда яшәүчеләр, бөтен дөньяга Русия һәм Төркия президентларының сәясәтен яклау һәм Владимир Путинга Яңа Русияне төзү эшендә ышаныч белдерер өчен берләшергә тиеш", диелгән "Кырым Берлеге" оешмасы рәисе Сейтумер Ниметуллаев ясаган белдерүдә.

Төркия көнбатышның Русиягә белдергән санкцияләренә катнашмый. Бу очрашуда да ике президент сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру турында килешер дип фаразлана. Төркиядә кулланылган ягулыкның 65% Русиядән. Бүгенге көндә белгечләр Русия белән Төркия мөнәсәбәтләрен "тарихта иң яхшы дәрәҗәдә" дип бәяли. Узган ел Истанбулда булган "Гази паркы" урам җыеннарын Русия Украинадагы "көнбатыш яклы төсле революция" дип тәнкыйтьләгән иде.

НАТО саммиты кысаларында узган очрашуда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган кырымтатарлар язмышына борчылуын белдерсә дә Төркия Кырым кризисына катышырга теләмәде - татарларны яклап чыгып ул Мәскәү белән элемтәне бозарга курыкты.

XS
SM
MD
LG