Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре Кече Башкортстанны искә алды


Чара һавага Башкортстан әләмен гәүдәләндергән зәңгәр, яшел һәм ак төстәге шарлар очыру белән тәмамланды.
Чара һавага Башкортстан әләмен гәүдәләндергән зәңгәр, яшел һәм ак төстәге шарлар очыру белән тәмамланды.

Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы 1917 елның 15 ноябрендә игълан ителгән Кече Башкортстанны искә алып чара уздырды.

Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы 1917 елда Кече Башкортстан оештырылуы уңаеннан чара уздырды. Чара 29 ноябрь республиканың һөнәр берлекләре бинасы каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Анда ике дистәдән артык кеше катнашты.

Чарада “Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов чыгыш ясады:

Азат Сәлмәнов
Азат Сәлмәнов

“1917 елның 29 ноябрендә Башкорт өлкә шурасы 2нче санлы фәрманы белән Оренбур, Уфа, Самар губерналары дип аталган башкорт территориясен милли-территориаль автономия дип игълан итте. Бу көн тарихта беренче башкорт республикасы төзелгән көн булып исәпләнә. Безгә 11 октябрь Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән көнне каршылык чарасы уздырырга мөмкинчелек бирмәделәр. Без бүген “Башкорт юлы” исемле урам йөреше уздырырга җыенган идек. Ләкин хакимият рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул барып чыкмады. Рөхсәттән башка уздыру нәтиҗәләрен беләсез – 4 ноябрь урыс маршын уздырасы көндә 108 кеше кулга алынган. Маршлар уздыруны ниндидер экстремистлык, каты радикаль адымнар белән тиңлиләр. Безнең сафлар бүген зур түгел, ләкин безнең юл дөрес. Ул иреккә илтә торган юл. Сезнең күпчелегегез югары уку йортларында белем ала. Әгәр бу чара өчен сезне эзәрлекли башласалар, репрессияләр башланса, куркып калмагыз. Телефоннарыгызга яздырып, безгә мөрәҗәгать итегез. Чөнки безнең максат илгә каршы түгел, ә аның Конституциясен яклау. Без төп канундагы халык, кеше хокукларын саклау буенча маддәләрне яклап чыктык. Чит илләрдә теләсә нинди дәрәҗәдәге түрәләргә каршы сүз әйтеп була. Каршылык чаралары уздыру мөмкин. Бездә федераль дәрәҗә түгел, хәтта республика башы Рөстәм Хәмитовка каршы да тәнкыйть сүзләре әйтергә ярамый.”

Чарада татар милли хәрәкәте вәкиле Вил Латыйпов та катнашты һәм чыгыш ясады:

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов

“Без сүз иреге, фикер иреген яклап чыктык. Чөнки болай дәвам итеп булмый. Мондый юл белән барганда, илнең үсеше мөмкин түгел. Без илнең киләчәге өчен борчылып чыктык. Без демократия һәм федератив мөнәсәбәтләрне яклыйбыз. Шуннан башка дәүләт яки таркала, яки башка юнәлеш ала. Совет чорында төбәкләрдә кайда нәрсә төзүгә кадәр Мәскәү рөхсәте белән эшләнә иде. Бүген дә вазгыять шул чама. Илдәге милләтләр, диннәрнең яшәешен, үсешен Мәскәү күзәтә. Сәясәт аларның үсеше өчен хезмәт итми. Монда милләтнең алдынгы карашлы вәкилләре киләчәк өчен борчылып чыккан. Безнең фикерләргә хакимият колак салыр, җәмәгатьчелек тә башка чараларда күбрәк катнашыр дип өмет итәм.”

Чара һава шарлары очыру белән тәмамланды. Һавага Башкортстан әләмен гәүдәләндергән зәңгәр, яшел һәм ак төстәге шарлар очырылды.

Кече Башкортстан – 1917 елның 15 ноябрьдә игълан ителгән һәм декабрьдә III Бөтенбашкорт корылтаенда автономияне гамәлгә ашыруның беренче этабы буларак расланган автоном Башкортстанның тәүге территориясе, 1918 елның гыйнварында Кече Башкортстан исемен ала. [Википедия]

XS
SM
MD
LG