Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам журналистикасы нинди булырга тиеш?


Максим Шевченко Казанда журналистлар белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

Максим Шевченко Казанда журналистлар белән очрашты

29 ноябрьдә Казанда үткән түгәрәк өстәл утырышында ислам журналистикасы нинди булырга тиеш дигән мәсьәлә каралды. Чарада танылган журналист Максим Шевченко катнашты.

26-30 ноябрь көннәрендә Казанда Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан җыелган мөселман яшьләре өчен “Мөселман лидеры мәктәбе. Мәхәллә 2.0” дип исемләнгән чара узды. Аның кысаларында яшьләргә берничә көн дәверендә белгечләр тарафыннан төрле юнәлешләр, темалар буенча лекцияләр, тренинглар үткәрелде.

Белгечләр арасында билгеле журналист, хокук яклаучы, Русиядә мөселманнар хокукын яклауга зур өлеш керткән Максим Шевченко да булды. Аның катнашында 29 ноябрьдә түгәрәк өстәл утырышы да узды. Чарада аеруча Русиядәге ислам журналистикасы мәсьәләсе игътибарга алынды, дини матбугат чарасына Коръән аятьләре, хәдисләрне бастыру белән чикләнмичә, бүгенге көндә җәмгыятьнең төрле өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне колачлау мөһимлеге хакында фикерләр әйтелде.

"Дини басма да сәясәт турында язарга тиеш"

Максим Шевченко дини матбугат чарасының сәяси, социаль яктан актуаль темаларга, профессиональ дәрәҗәдә язылган булырга тиешлегенә басым ясады. Шул исәптән, дини матбугат чараларында сәясәт, кеше хокуклары проблемы кебек мәсьәләләр турында сөйләшү, фикер алышу кирәклеге хакында билгеләп үтте. Шулай ук финанс-банк системы, яулык бәйләү мәсьәләсендә проблемнар, хәләл продукция, милләтара мөнәсәбәтләр, тарих кебек темаларның мөселман дини матбугат чарасында да күтәрелүгә кулай икәнен билгеләде.

Islam.ru сайтының баш редакторы Хаҗи-Мурат Рәджәпов ислам журналистының башка журналистлардан аермалы буларак кайбер сыйфатларга аеруча ия булырга тиешлеге хакындагы фикерен әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, мөселман журналистының әхлакый чикләре зур әһәмияткә ия. Мөселман кешесе буларак аңа үз эшен ихласлык белән башкару, дөреслекне әйтү, язу, хак фикерләрне яңгырату мөһим икәнен ассызыклады.

"Татар кешесе өчен дин - ул нәсыйхәт"

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат бүлеге хезмәткәре Айзирәк Гәрәева татар кешесенең менталитетында динне сәясәт белән түгел, ә нәкъ нәсыйхәт белән бәйләп каралуын билгеләп үтте.

“Татар дини журналистикасы дигәндә, сәясәт яки рус журналистикасына кагылышлы интригаларны кертеп җибәрү бик авыр. Чөнки татар кешесе, бигрәк тә татар авылларында яшәгән кешеләрнең менталитетында, күңелләрендә дин әһелен сәясәт белән, дин өлкәсен сәясәт белән бәйләп карау юк, алар өчен дин - ул нәсыйхәт. Шуңа күрә безнең татар журналистлары дини нәсыйхәткә ориентир тоталар ”, дип сөйләде Айзирәк Гәрәева.

XS
SM
MD
LG