Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптә себертатар телен укыту кирәкме?


Вагай районы укытучылары
Вагай районы укытучылары

Төмәндә үткән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә өлкәнең татарлар яшәгән районнарыннан укытучылар җыелды. Алар Себертатар теле көнендә дә катнаштылар. Азатлык хәбәрчесе укытучылар фикерен белеште.

– Татарстан республикасы делегациясе катнашы белән уздырылган төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү Төмән өлкәсендә инде яхшы традициягә әверелде. Мин ел саен шушы чараларда катнашырга тырышам. Чөнки, беренчедән, педагогик хезмәтемдә кирәкле төрле файдалы яңалыклар тупласам, тәҗрибәм белән уртаклашсам, икенчедән, электән таныш булган коллегаларым, дусларым белән очрашам, яңаларын табам, – дип бу чара турында фикерләре белән уртаклашты Вагай районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Казанлы мәктәбе укытучысы Асия Зимагулова.

Кунаклар
Кунаклар

– Конференциянең беренче көне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә үтте. Пленар утырыштан соң, секцияләрдә эшебез дәвам итте. Казан федераль университеты профессоры, әдәбият дәреслекләре авторы Фоат Галимуллин яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча әдәбиятка булган замана таләпләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Быелгы уку елында өлкәбездә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теле дәреслекләре өлкә мәгариф һәм фән департаменты ярдәмендә булдырылды. Дәреслек авторы, галим Кадрия Фәтхуллова “Татар теленә өйрәнү чараларын камилләштерү” темасына искиткеч кызыклы, файдалы чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен автор белән очрашу, аңа сораулар бирү аеруча әйбәт булды. Кырынкүл мәктәбе укучыларының “Без төрле, ләкин без бергә!” (бу мәктәптә 9 милләт баласы укый икән) дип аталган, бик яхшы уйлап төзелгән әдәби-музыкаль композиция күңелләребезне дулкынландырды. Балаларның сәләтләренә сокландык.

“Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе
“Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе

Икенче көнне Төмәннең Кырынкүл мәктәбендә 15 ачык дәрес, мастер-класслар үтте. Һәркайсы мактауга лаек иде.

Ә кичен тагын да мәдәният үзәгенә себертатар теле көненә бардык. Анда тавыш күтәреп ясалган рус телендәге чыгышларны тыңлыйсы авыррак булса да, себертатар телендә матур концерт програмын яратып карадык, җирле шагыйрәбез Галия апа Абайдуллинаның шигырьләрен себертатар телендә дә тыңладык. Тарих буенча аспирантурада белем алучы, адвокат Фәүзия Марганованың “Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе дә бик ошады.

Уртада конференцияне оештыручы Рафаэль Гадиев
Уртада конференцияне оештыручы Рафаэль Гадиев

Себертатар көнендәге чыгышларда мәктәпләрдә себертатар телен укытырга кирәклеге турында сүзләр булды. “Азатлык” хәбәрчесе укытучыларга татар телен укытуның торышы, сәгатьләр саны, себертатар теле белән әдәби телне бергә укыту мөмкинлеге турында сораулар бирде.

Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулаган Зөлфия Калгаманова:

– Безнең мәктәптә татар телен укучылар бик яратып укыйлар. Барлык 142 укучы да туган телен өйрәнә. Рус арасында яшәп, үз телләрен белмәгән балаларның ата-аналары да каршы килмиләр. Чөнки директор алар белән сөйләшү үткәрә, аңлата, төшендерә.

Өлкә укытучылары
Өлкә укытучылары

Себертатар телен аерым кертүнең кирәклеген күрмим мин, без барыбер өч телгә тәрҗемә итеп укытабыз. Балалардан сорауга җавапларын әдәби телдә генә бирүләрен таләп итмим. Безнең төп максат: туган телгә мәхәббәт уяту, әхлаклылык тәрбияләү.

Районнан килгән психологлар да, башка тикшерүчеләр дә балалар бакчасында, мәктәптә, балалар ник татарча сөйләшәләр дип бәйләнеп караганнар иде. Алар туган телләрендә аралашалар дип аңлатырга туры килде. Бу юнәлештә, үзем татар автономиясе җитәкчесе булганга да, күп эшләргә, күп сүз ишетергә туры килә. Ләкин бирешмәскә тырышабыз.

Асия Зимагулова дәвам итә:

– Мәктәбебездә, гомумән, Вагай районы этномәдәни мәктәпләрендә быел татар теленә ике, әдәбиятка бер сәгать вакыт бирелде. Шул рәвештә икенчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр белем алалар. Һәр сыйныфта түгәрәкләр дә эшли. Ә Тугыз урта мәктәбе районда эксперименталь мәктәп булып санала, анда 5нче һәм 6нчы сыйныфларда да өчәр сәгать укытыла. Яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча киләчәктә дә шулай укытачакбыз. Ә өлкәдәге этномәдәни мәктәпләрдә өчәр сәгать укыту програмга киләсе елдан кертеләчәк. Бездә туган телләрен яратып, тырышып укыйлар. Мәктәптәге чаралар да татар телендә оештырыла. Ата-аналардан да гел яхшы сүзләр генә ишетәбез.

Кырынкүл укучылары чыгыш ясый
Кырынкүл укучылары чыгыш ясый

Ә себертатар телен аерым укытуга килгәндә, безнең үзебезнең җирле диалект, Ялуторда үзләренеке. Алай укытып булмый, ботка булып бетә ул. Хәзер дәрестә ике, әле өч телне дә бергә алып барабыз, тәнәфестә һәркем үзенә уңайлы телдә сөйләшә, беркем дә тыймый. Менә гореф-гадәтләрне себертатар телендә бергә үреп бару яхшырак булачак.

Вагай районында 900гә якын укучы татар телен һәм әдәбиятын үзләштерә. Татар мәктәпләрен саклап калырга тырышабыз. Абаул тулы булмаган мәктәбендә 34 кенә бала укый. Бу уку елы башында математика укытучысы булмау сәбәпле, мәктәпне ябарга уйлаганнар иде. Директор итеп яшь егетне билгеләделәр, ул укытучыга фатир табып, белгеч алып килеп, авылның яме булып торган белем йортын саклап калды.

Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, ике тапкыр “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулаучы Гүзәлия Муллачанова:

Гүзәлия Муллачанова
Гүзәлия Муллачанова

- Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлаганнан бирле 10-11нче сыйныфларда татар теленә игътибар кимеде, ә башлангыч сыйныфларда, ата-ана телнең кирәклеген аңламау сәбәпле, кызыксыну сүлпәнрәк бара. Шулай ук беренче сыйныфка үз телләрен бөтенләй аңламаган балалар ешрак килә башладылар. Шуңа да укучылар 6-7 сыйныфларда гына татар телен аңларлык дәрәҗәгә җитәләр. Татар теле укытучысына бик күп көч түгәргә кирәк. Себертатар теле бөтенләй ботка ясаячак. Аны болай да калдырмыйбыз, дәрес саен искә төшерәбез. Программа да зур, бер сәгатьтә генә нәрсә өйрәнә алырбыз икән соң? Мин моңа каршы, ата-аналар да каршы булырлар дип уйлыйм. Мәктәбебездә барлык татар балалары татар телен укыйлар, ә тагын да зуррак үсешләргә ирешү өчен бөтен коллективның да тырышлыгы булырга тиеш.

Төмән шәһәренең Кырынкүл тулы булмаган мәктәбе укытучысы, быел “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен алучы Халидә Кирамова:

Халидә Кирамовага губернатор бүләк тапшыра
Халидә Кирамовага губернатор бүләк тапшыра

– Мәктәбебезгә ата-аналар баласын укырга бирергә гариза алып килгәндә үк татар теле турында сөйләшенә. Алар нинди мәктәпкә килүләрен аңлыйлар. Шуңа да юк-кирәкми диюче юк. Әле шәһәрдән татар телен укыр өчен генә безнең мәктәпкә йөрүче укучылар да бар. Чараларны да татар телендә үткәрергә тырышабыз. Олимпиадаларда да катнашырга омтылабыз. Ә дәрестә мин татар теле белән рус телен чагыштырып бирәм. Укучыларның, шәһәр балалары булганга, туган телләрен белү дәрәҗәләре йомшак.

Себертатар телен укытасың дисәләр, мин булдыра алмас идем. Чөнки, беренчедән, Тубыл дәүләт пединститутында безгә галимнәр әдәби телне өйрәткәннәр, себертатар телен укытырга иң элек белгечләр әзерләргә кирәк. Икенчедән, мәсәлән, туган авылым Сәеттә “чәй” дип сөйләшәләр (ә ул себер татар авылы), себертатар теленчә “цай” дип өйрәтергә кирәк була, бу очракта укучы нишләргә тиеш? Педагогик яктан бәхәсле мәсьәләләр күп монда.

Минем өчен укучы нинди телдә җавап бирсә дә ярый, татар телен өйрәнүгә күңеле генә төшмәсен, үз телен кире какмасын өчен төрле ысуллар белән эш итәргә тырышам. 270кә якын бала арасында төрле милләт вәкилләре бар.

XS
SM
MD
LG