Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Путинның Төркиягә килүенә протест белдерде


Анкарада Путинның Төркия сәфәренә протестта катнашучылар
Анкарада Путинның Төркия сәфәренә протестта катнашучылар

Төркиядәге кырымтатар мәдәният һәм ярдәмләшү үзәге җитәкчелеге, Яшьләр комиссиясе әгъзалары Русия президенты Владимир Путинның Төркиягә сәфәренә протест белдерде.

Анкараның үзәк мәйданына 300гә якын кеше җыелды. Бу чарада катнашучылар Русия президентыннан кырымтатарларга басымны туктатуны таләп итте. Күпләр ярымутару аннексияләнгәннән соң югалаган кырымтатарларның рәсемнәрен дә күтәреп чыккан иде. Чарада катнашучылар "Путин, Кырымнан чыгып кит!" дигән шигар дә кычкырып торды.

Шул ук вакытта Акмәчеттә хакимиятләр яклы кырымтатар оешмалары Путинның Төркиягә баруын хуплап чара үткәрде. Бу чара алдыннан социаль челтәрләрдә кырымтатарларны митингка мәҗбүри чыгаралар дигән хәбәрләр дә булды.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе Путинның бу сәфәренә кадәр, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия президенты белән очрашуда Кырымдагы кырымтатарларның хәле, кырымтатар лидерлары Мостафа Җәмилев белән Рефат Чубаровны ярымутрауга кертү турында да сүз күтәрергә җыена дип белдергән иде.

25 ноябрьдә Җәмилев һәм Чубаров Төркия җитәкчелеге белән очрашты.

XS
SM
MD
LG