Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Газиз Айдарскийның 115 еллык юбилее билгеләнде


"Шатлык" төркеменең яшь артистлары
"Шатлык" төркеменең яшь артистлары

29 ноябрьдә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә татарның беренче профессиональ режиссерларының берсе булган Газиз Айдарскийның тууына 115 ел тулуга багышланган чара булып узды. Чараны Әлфия ханым Айдарская оештырды.

Чараны оештыручы Газиз Айдарский белән данлыклы композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарская әти-әнисенә багышланган чараларны Мәскәүдә 2006 елдан бирле, Сара Садыйкованың 100 еллык юбилеен уздырганнан соң даими оештыра. Түгәрәк даталар булмаган елларны да 1 ноябрьдә - Сара Садыйкованың туган көнендә мәдәни үзәктә андый чаралар ел саен узып тора. Әлфия Айдарская мондый очрашуларны Мәскәүдә уздыруның беренче сәбәбе итеп, әтисе белән әнисенең иҗат юлларының да, бергә булган тормышларының да Мәскәүдә башланганын әйтте.

"Шатлык" төркеме һәм җырчылар
"Шатлык" төркеме һәм җырчылар

Әлфия ханым Айдарская быел да Казаннан күренекле музыкант профессорлар – Маргарита Коварская, скрипка остасы Марат Әхмәтов шулай ук баянчы Әхмәт Кәримов, җырчылар – Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов, Рушания Шәрапова, Ришат Әхмәдуллин, Зөлфия Зарипова һәм башкалар белән бергә килгән иде. Җырчылар, музыкантлар Сара Садыйкованың танылган җырчылары белән беррәттән әле аның беркайчан да җырланмаган, архивлардан табып алынган өр-яңа җырларын да башкардылар. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә була, Әлфия ханымның сөйләвенә караганда андый, башкарылмаган җырларны туплап ул 143 җырның ноталарын Мәскәүдә нәшер итәргә җыена.

Очрашуны 89 яшьлек Әлфия ханым Айдарская үзе алып барды һәм әти-әнисенең Мәскәү тормышы турында аларның замандашлары әйтеп калдырган кайбер мәгълүматларны да җиткерде. Шуларның берсе – Бакый Урманче истәлеге. Ул хатирә Сара Садыйковага багышлап чыгарылган “Сагыналар сине якын дуслар” дигән китапка да кертелгән.

“Беренче тапкыр безнең очрашулар Мәскәүдә, егерменче елларда булды. Ул заманда Мәскәү татар халкының тормышы бик җанлы, дәртле рәвештә бара иде. Мәскәүдә дүрт-биш татар мәктәбе эшли. Зур ике-өч нәшрият. Алар һәр елны ун-унбишләп исемдә китап чыгаргандыр. Инде Татарстан автономиясе нигезләнгән булса да, татар халкының мәдәни хәрәкәте мәркәзе булган Мәскәүдә көчле бер динамикада дәвам итә иде. Минем сәнгать институтында икенче курста укып йөргән вакытта Казаннан Мәскәү консерваториясенә укырга ике кыз килде. Заманына күрә ул зур вакыйга иде. Ул кызларның берсе Сара Садыйкова иде”, дип яза Бакый Урманче.

Мәдәни үзәк бинасында Газиз Айдарский истәлегенә куелган такта-таш
Мәдәни үзәк бинасында Газиз Айдарский истәлегенә куелган такта-таш

Ул вакыттагы кебек хәзер дә татарларның үз мәдәни үзәге бар. Шул ук, Сара Садыйковалар, Газиз Айдарскийлар, Бакый Урманчелар эшләгән, алар килеп йөргән бина. Кызганычка каршы, бүгенге заманда ул еллардагы кебек дәрт юк инде. Ул көнне 350 кеше сыйдырган тамаша залында 50 кеше булдымы икән? Бу йортта Айдарскийның 100 еллыгына уңаеннан аның исеме язылган һәм сурәте төшерелгән тактаташ та куелган иде. Ләкин чарада милли мәдәни мохтарият әгъзаларыннан да, йортны бүгенге хуҗаларыннан да бер генә кеше дә юк иде. Бара тик бүгенге көндә Мәдәни үзәктә “Шатлык” балалар төркеме белән эшләүче, Зәмзәмия Сәхабетдинова гына казаннарны сәламләп үзенең “Шатлык” төркеме белән чыгыш ясады һәм Әлфия Айдарскаяга Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге исеменнән язылган рәхмәт хатын Һәм Татарстан турындагы зур күләмле китапны тапшырды. Зәмзәмия ханым шулай ук, киләсе елга шушы бинада Әлфия Айдарскаяның 90 яшен дә уздырачакбыз әле, диде. Әлфия ханым да үз ягыннан әле яңа гына Казанда нәшер ителгән әтисе Газиз Айдарская багышланган фотолы китапны мәдәни үзәкнең китапханәсенә бүләк итте. “Әти-әнием турында басылган барлык китаплар да мәдәни үзәк китапханәсендә бар, укыгыз, танышыгыз”, диде Әлфия ханым.

Әлфия ханым Айдарская инде 20 ел дәвамында Казанда Сара Садыйковага һәйкәл куйдырту өчен имзалар да җыя икән. Бу юлы да аның калын дәфтәренә, бу мөрәҗәгать астына килгән кешеләр имзаларын куйдылар. Тамаша ахырына таба катнашкан барлык артистлар Сара Садыйкованың ”Казан кичләре” дигән җыры белән чиратлаштырып, “Мәскәү кичләре” дигән җырны да җырладылар. Ә инде тамаша ахырында барлык килгән милләттәшләр белән бергә “Туган тел” җыры башкарылды.

XS
SM
MD
LG