Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:50

Чаллыда Үтәмешевлар мирасы күрсәтелә


Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды. "Без – китаплы халык" дип аталган күргәзмәдә заманында атаклы сәүдәгәрләр һәм мәгърифәтчеләр булган Үтәмешевлар китапханәсенең XIX гасырда басылган китаплары куелган.

Чараны оештыруда КФУның журналистика факультетын тәмамлаган, бүгенге көндә Чаллы үзәк китапханәсендә эшләүче Гөлназ Шараева зур тырышлык куйган. Ул Кукмара районы Туембаш авылында туып-үскән һәм күргәзмәгә куелган тарихи китаплар белән бәйләнеше бик зур. “Китапларны халык хозурына, күргәзмәгә чыгару – зур вакыйга. Бу китаплар гасыр буена яшеренлектә булсалар да, төенчекләрдә саклансалар да, үз юлын тапкан чишмә кебек, халкыбызга кайттылар”, ди журналист һәм хәзер инде яшь китапханәче Гөлназ ханым.

Без шушы күргәзмәдә булып моннан йөз ел элегрәк басылган китаплар, ә кайбер китапларның бары тышлыклары белән генә дә таныштык. Ни өчен тышлыклар гына, монысына безгә әңгәмәдәшебез, шушы күргәзмәне оештыручы аңлатмалар бирә.

Гөлназ ханым, Үтәмешевлар – кемнәр алар?

– Үтәмешевлар – милләтебезнең бик күренекле нәселе. Алар Вятка губерниясендә иң бай һәм иң танылган сәүдәгәрләр дә, эшмәкәрләр дә, мәгърифәтчеләр дә, меценатлар да.

Күргәзмә күренеше

Күргәзмә күренеше

Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында заманында бик тә атаклы мәдрәсә эшләгән. Бу мәдрәсәне дә Үтәмешевлар тоткан. Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина һәм безнең Татарстан галимнәре Раиф Мәрдәнов, Ирек Һадиев бу нәсел тормышын ачыклап, кызыклы гына яңа якларын ачып безнең халыкка мәгълүматлар җиткерделәр. Шушы нәселнең бер вәкиле – Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым. Үтәмешевлар шул ягы белән дә күренекле була – алар Русиядә 151 мәчет салдыралар. Бу мәчетләрдә Урта Азия якларыннан да килеп белем алалар.

– Үтәмешевлар белән бәйле китапларның Чаллы китапханәсендәге күргәзмәгә килеп ирешү вакыйгасы ничегрәк булды?

Гөлназ Шараева

Гөлназ Шараева

– Моннан ун ел элек минем әбиемнең 92 яшьлек әнисе бакыйлыкка күчте. Бакыйлыкка күчәр алдыннан әбием мине үз янына чакырды да, бер васыять калдырды. “Мәрҗәни китабын Илдарга тапшыр”, диде ул. Мәрҗәнинең нинди китабы турында, нинди Илдар хакында сүз бара? Бу хәл минем өчен яңалык булды, шулай ук шактый гына уйларга да салды. Әле мин ул вакытта мәктәп укучысы идем. Соңрак без шуны белдек, минем Рәйхана әбием шушы Үтәмешевлар нәселенең ерак кына булса да бер вәкиле, туганы икән. Үтәмешевлардан бер китапханә калган булган. Ниндидер юллар белән ул әбием кулына кала. Китапларны әбием төенчекләргә төйнәп лапас кыекларында, өй чормаларында, киемнәр арасында күз карасыдай саклаган. Әбинең васыяте буенча без бер китап эзләп, китапханәгә юлыктык. Ун ел буена бу китапханәне өйрәнеп карадык, әйтергә кирәк, әлегә зур ачыклык кертә алмадык. Без инде аларны Мәчкәрә мәдрәсәсендә кулланылган китаплар дип тә фаразлыйбыз. Ул чорда бит сәүдәгәрләр, меценатлар да аерым китапханәләр тоткан. Бу китапханәнең менә шушы, безнең көннәргә килеп җиткәннәре генә сакланган, бер өлеше бүгенге күргәзмәгә куелган.

– Гөлназ, шушы китапларның басылган еллары, эчтәлекләре белән кыскача итеп булса да якыннанрак таныштырсаң иде.

– Күргәзмәнең исеме “Без – китаплы халык” дип атала. Без, татарлар, чыннан да китаплы халык. Милләтебез элек-электән укымышлы булган. Менә бу 1907 елда дөнья күргән Коръән тәфсире. Ул бертуган Кәримовлар басмаханәсендә нәшер ителгән. Биредә шулай ук математика дәреслеген дә күрәбез. Ул чорда шулай ук медицина буенча да дәреслекләр булган. Менә Даниэл Дефоның күренекле “Робинзон Крузо” әсәрен дә милләттәшләребез рәхәтләнеп иске имляда укыганнар. Дини әдәбият та шул чор китапларында зур урын алган.

Әлеге күргәзмәдә 1899 елда нәшер ителгән китаплар да бар. Әлбәттә, биредә Үтәмешевлар китапханәсенең бик кечкенә өлеше генә урын алды. Чөнки калганнары әлегә реставрацияләнә. Ә менә бу китапта зур күлләрдә, диңгезләрдә йөзәргә өйрәтәләр. Кайбер китапларның эчтәлекләрен андагы рәсемнәр буенча гына фаразлыйбыз. Андыйларны өйрәнәсе, ачыклыйсы бар әле. Шушы юнәлештә без Казан, хәзер инде менә Чаллы галимнәрен, белгечләрен җәлеп итәргә уйлыйбыз. Кирилл хәрефләренә кадәр татарлар латин графикасын да кулланган.

Татарда кулдан, кара белән язылган кулъязма китаплар да киң таралган була. Шунысы үзенчәлекле, бу кулъязмаларның кәгазе дә бик сыйфатлы, каралары да җебемәгән, юылмаган.

Азия кыйтгасы харитасы

Азия кыйтгасы харитасы

Бездә моннан 109 ел элек "Бертуган Кәримовлар" басмаханәсендә чыгарылган Азия кыйтгасы харитасы да бар. Монда Мәскәү дә, Әстерхан да, Һиндстан, Индонезия, Кытай, шулай ук Русия, диңгезләр күрсәтелгән. Бу хаританың бөтен кызыклыгы шунда, без профессор Әнвәр Шәрипов белән борынгы китапларны барлаганда, бертөрле кәгазь кисәкләренә юлыктык. Алар китаплар арасына кыстырылган иде. Шушы кәгазь кисәкләрен берләштерә торгач, аларны ябыштыргач, менә шундый харита килеп чыкты. Бу харита да безнең өйрәнүне көтеп тора.

Чаллының үзәк китапханәсендә ачылган әлеге күргәзмә быелның декабрь ае урталарына кадәр эшләячәк. Шушында ук 12 декабрьдә язучы Чыңгыз Айтматовның туган көненә багышланган кичә уздыру да күз алдында тотыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG