Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымга яшь бозаулар кертелмәгән


Кырымдагы "Халыклар дуслыгы" исемле хуҗалыкка китерелгән 127 баш бозауны чик буеннан кире борып җибәргәннәр. Бу хакта "Россельхознадзор" хәбәр итә.

"Бозауларны карагач аларның яше 3-8 ай булуы ачыкланган, бу яшьтә барысына да түләмәдән вакцина ясалмаган булырга мөмкин. Дистәләгән бозауның күзләре эреннәп торганы һәм эчләре киткәне күренә иде", диелгән "Россельхознадзор" хәбәрендә.

Оешма бозауларның килүе "Кырымдагы хайваннар арасындагы вазгыять өчен куркыныч булачак" дигән нәтиҗә кабул иткән. Бозаулар Украинаның Волын өлкәсеннән булган.

XS
SM
MD
LG