Accessibility links

Кайнар хәбәр

Валюта фонды: Нефтькә бәя төшү икътисадка уңай


Кристин Лагард
Кристин Лагард

Халыкара валюта фонды (МВФ) башлыгы Кристин Лагард дөнья базарында нефтькә бәя төшү дөнья икътисадына уңай йогынты ясаячак дип саный. Аның фикеренчә, бәя төшү сәбәпле кайбер илләр аның тискәре йогынтысын тоячак, әмма АКШ, Япония, Европа илләре һәм Кытай бу шартларда уртача уннан сигез процент өстәмә үсеш алачак, ә Русия, Иран, Венесуэла һәм Нигерия тискәре йогынтыны сизәчәк.

Валюта фонды башлыгы нефтькә бәя төшкәнгә Русия икътисады зәгыйфьләнер, чөнки Русия экспортының 68%ын газ-нефть, ә бюджетка керемнәрнең яртысын аларны сатудан килгән акча тәшкил итә, ди. Соңгы айларда нефтькә бәяләр 30%ка төште, ОПЕКка кергән ил вәкилләренең 27 ноябрьдә үткән утырышында нефть чыгаруны киметмәү карары кабул ителү бәя төшү тенденциясен ныгытты.

XS
SM
MD
LG