Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад үсеше министрлыгы: Русия икътисады 0,8 процентка төшәчәк


Русия икътисад үсеше министрлыгы 2015 елга илнең икътисад үсешен фаразлады. Министрлык сайтында Русия икътисады киләсе елга 0,8 процентка төшәчәк дип белдерелә. 2014 елда инфляциянең тугыз процент булачагы күрсәтелә.

Министрлык икътисад үсешенең төшүен Русиягә карата чикләүләр кертелү һәм нефть бәясе кимү белән бәйли. Элегрәк Русия икътисад үсеше министры Алексей Улюкаев 2015 елда ил икътисады бер проценттан артыграк үсештә булачак дип белдергән иде.

Министрлыкның соңгы фаразларына караганда, киләсе елда башка макроэкономик күрсәткечләрнең дә төшүе көтелә. Ил халкының реаль кулланырлык керемнәре 2,8 процентка (моңарчы 0,4 процент арту көтелә иде), реаль хезмәт хакы 3,9 процентка (моңарчы 0,5 процент арту көтелә иде) кимиячәк.

XS
SM
MD
LG