Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:16

Кырымтатарлар Кеше хокуклары көнендә митингка рөхсәт ала алмый


Әхтәм Чийгоз

Әхтәм Чийгоз

Кырымтатар Мәҗлесе Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан 10 декабрьдә Акмәчеттә митинг үткәрергә теләп хакимиятләргә мөрәҗәгать итте. Әмма Акмәчет хакимияте бү гаризаны кабул итүдән баш тарта. Бу хакта Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз хәбәр итте.

"Митинг үткәрү өчен гаризаны өч көн инде тапшыра алмыйбыз. Төрле сәбәпләр табалар, канцелярия эшләми һәм башкалар дип белдерәләр", ди Чийгоз.

Мәҗлес вәкиле хакимиятләрнең 1 декабрьдә Акмәчеттә Русия президенты Владимир Путин сәясәтен яклаган митингка бернинди каршылыксыз рөхсәт бирүләрен дә әйтеп узды.

"Бу чараны үткәрергә бөтен хезмәтләр дә булышты, иминлек тәэмин ителде. Мәҗлес мәдәният, гореф-гадәтләр, милләт белән бәйле чараларны үткәрергә теләсә йә каршы төшәләр, йә булмаса кеше күрмәслек урынга куып кертәләр", ди Чийгоз.

1 декабрьдәге чара вакытында Әхтәм Чийгоз җыелганнар алдында кырымтатарларга басымнар булу турында сөйләргә теләгән иде, әмма аны көч кулланып мәйданнан чыгарып җибәрделәр.

XS
SM
MD
LG