Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Гөлнур Вәлиева бик вакытлы эшләгән бу әһәмиятле язманы. Төмән төбәгендә туган телебез менә шундый фидакарь, үз һөнәрләре буенча яхшы белгечләр, акыллы, зыялы шәхесләр - татар теле укытучылары көче белән саклана, җәмәгатьчелекнең төшкән эше юк тел мәсьәләләрендә. "Себертатар теле көне" генә түгел, барлык диярлек чаралар урыс телендә үткәрелә, шуңа да карамастан, балалар әдәби телне яратып өйрәнәләр.

Укытучыларның фикерләренә кушып, шуны да өстәргә кирәк, татар теле укытыла торган мәктәпләрдә укучылар: "Безгә әдәби телне өйрәнергә кирәк, үз телебезне без болай да беләбез, онытмабыз",- диләр. Ә инде әдәби телне безгә көчләп такканнар, ул безнең телебез түгел, без аерым халык, дип әйтүчеләр мәктәптә эшләп тә карамаган кешеләр, авылларга да чыгып йөрмиләр алар, халык фикерен белмиләр.

Дөрес әйтә Халидә Кирамова, авыл белән авыл арасында да тел үзенчәлекләре аерылып тора. Ә себертатар теленең саклануына, үсешенә төбәгебездә беркем дә каршы килми, юктан себертатар теле дошманнарын эзләргә кирәкми. Әнә ул телдә һәвәскәр каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләр китаплары да басылып чыкты инде, китап чыгарырга алар акчаны әдәби телдә язучыларга караганда җиңелрәк табалар. "Хикмәт" гәзите мәкалә-очеркларда геройларның сүзләрен шул авыл шивәсендә, ягъни себертатар телендә транскрипциягә салып бирүне дә гамәлгә кертте, авыл һәм төбәк тел үзенчәлекләрен саклап язылган мәзәкләр бирелә, бөек тюрколог Радлов шушы якларда җыйган фольклор әсәрләре үрнәкләре себертатар телендә урысчага тәрҗемәсе белән бергә бирелә башланды - гаҗәеп байлык ул, сәнгатьле бай тел, тирән фикер аларда. Алардан да файдаланырга була дәресләрдә, сыйныфтан тыш эшләрдә, иҗади эшләгән укытучылар шулай итәләр дә. Әдәби телне инкарь итүчеләр моңа игътибар да итмиләр, күрмәмешкә сабышалар, урысча чаралар үткәреп, тел булдырабыз, дип уйлыйлар.

Акырып-бакырып кына тел үстереп булмый ул, дуслар. Төмән җирендә татар балаларының 70 проценттан артыгы туган телне өйрәнүдән мәхрүм, әнә шундый тарткалашулар нәтиҗәсендә төбәктә бер татар милли мәктәбе булдырып булмады, 118 татар теле укытылган мәктәптән дә бүгенге көндә 52 генә мәктәп калды. Менә нәрсә турында уйларга кирәк кайнар башлы кешеләргә. Әдәби тел укытылмаган татар авылларында себертатар теле дә юкка чыгып бара, балалар, яшь буын арасында урыслашу көчәя.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG