Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

НАТО һәм Киев Русияне Украина көнчыгышын тотрыксызландыруда гаепләде


НАТО илләре һәм Украина тышкы эшләр министрлары очрашуы. 2 декабрь 2014

НАТО илләре һәм Украина тышкы эшләр министрлары очрашуы. 2 декабрь 2014

НАТОга кергән илләр һәм Украина Русияне Украина көнчыгышындагы вазгыятьне махсус рәвештә тотрыксызландыруда һәм аннексияләнгән Кырымны хәрбиләштерүдә гаепләде.

Украина һәм НАТОга кергән илләрнең тышкы эшләр министрларының сишәмбе көнне Брюссельдә кабул ителгән уртак белдерүендә Русия гамәлләренең халыкара хокукларга кискен каршы килүе турында әйтелә.

Сепаратистларны танклар, һава һөҗүменә каршы системалар һәм башка авыр кораллар белән тәэмин итү, хәрби хәрәкәтләрнең активлашуы – сентябрь аенда Минскида ирешелгән тынычлык килешүен бозу булып тора, диелә әлеге белдерүдә.

НАТО илләре һәм Украина 2 ноябрьдә сепаратистлар контролендә булган җирләрдә "сайлау" дип аталган чараны Көнбатыш илләр һәм Украинаның танымавын, ә Русия тарафыннан аеруча хуплануын да билгеләп үтте.

Белдерүдә Русия гамәлләренең Украина иминлегенә янавы һәм Төньяк-Атлантика төбәгендәге иминлеккә һәм тотрыклыкка да җитди йогынты ясавы турында да әйтелә.

"Без Русияне канун бозып һәм бер яклы гына Кырымны кушу карарын яңадан карарга һәм шулай ук ярымутрауда яшәүче халыкларның, шул исәптән, кырымтатарларның да хокукларын хөрмәт итәргә чакырабыз”, диелә документта.

НАТО Украина суверенитетын, бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген саклау өчен ярдәм итәчәген дә белдерде.

XS
SM
MD
LG