Accessibility links

Кайнар хәбәр

Transparency International: Русиядә коррупция арткан


Хөкүмәтләрдән бәйсез халыкара Transparency International оешмасы Русиядә коррупция күрсәткечен 127 урыннан 136нчыга төшерде.

"2014 елда Русиягә 27 балл бирелде. Бу узган 2013 ел белән чагыштырганда бер баллга азрак. Русия Нигерия, Ливан, Кыргызстан, Иран һәм Камерун белән бергә 136 урынны алды", диелгән Transparency International оешмасы белдерүендә.

Узган ел Русия 28 балл белән 127 урында иде.

"Коррупцияне тану дәрәҗәсе" дип исемләнгән әлеге тикшеренү нәтиҗәләренә караганда Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядә иң яхшы күрсәткеч Грузиядә (52 балл). Иң түбән күрсәткеч Төрекмәнстанда (17 балл).

Хокук яклаучылар беренче өч урынны Дания (92), Яңа Зеландия (91) һәм Финляндиягә (89) бирде.

XS
SM
MD
LG