Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә мәдәният хезмәткәрләре семинарга җыелды


Уен коралларында уйнау серләренә төшенү
Уен коралларында уйнау серләренә төшенү

Төмәнгә өлкәнең Яркәү, Түбән Тәүде, Төмән, Ялутор районнарыннан мәдәният йортлары директорлары, фольклор коллективлары җитәкчеләре, методистлар, мөнәҗәт башкаручылар семинарга җыелдылар.

Өлкә татар Конгрессының мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова оештыруында дүрт елдан бирле өлкә татар фольклор фестивале үткәрелеп килә. Бу фестиваль Татарстаннан тыш Русиядә Төмән өлкәсендә генә уздырыла. Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фестивалендә төмәнлеләрнең гел алдынгы урыннарны алулары юкка гына түгел. Шул мактаулы хезмәтне искә алып, быел өлкә татар Конгрессы этнәмәдәни проектларны тормышка ашыруы өчен Татарстан республикасы министрлыгы грантын җиңүгә ирешә. Конгресс бу акчаны мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар үткәрергә юнәлтергә карар чыгара.

Ноябрь ахырында районнардан килгән мәдәният хезмәткәрләре бүгенге шартларда татар традицион мәдәниятен үстерү һәм саклау турында сөйләшергә җыелдылар. Шундый семинар 2012 елда Вагайда Вагай һәм Тубыл районнары, Тубыл шәһәре вәкилләре өчен булган иде инде.

Вәлимә Ташкалова лекция укый
Вәлимә Ташкалова лекция укый

Семинарда Татарстан республикасының фольклор буенча иң яхшы белгечләре: мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, үзәкнең консультант-хореографы Ринат Умәров, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы доценты, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты фәнни хезмәткәре, фольклорчы Геннадий Макаров, өлкәбездән фольклор буенча белгеч – филология фәннәре кандидаты Луиза Сурметова, мәдәният буенча күп китаплар авторы Вәлимә Ташкалова лекцияләр укыдылар, практик дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр.

Фәнзилә Җәүһәрова семинарга кадәр: “Мәдәнияткә мөнәсәбәтле яңа юнәлешләр белән таныштырырга уйлыйбыз. Менә бер дәрестә планлаштырырга өйрәнәчәкбез. Мин, планлаштыра белмиләр, дип әйтмим. Авыл халкы, иҗтимагый оешмалар, балалар һәм башкалар белән эшләүнең нинди юллары бар? Шул турыда сөйләшербез, - дип сөйләде. - Без кемдер килеп эшләргә тиеш дип уйлыйбыз, яисә акча юклыкка сылтыйбыз. Акчага бәйле булмаган юнәлешләрне барларбыз. Мәктәп коллективы белән ничек уртак тел табып була? Мәдәният белән белем бирү системасын ничек берләштерү мөмкинлекләре бар? Менә шулар турында сөйләрбез дибез.

Семинарга җыелучы мәдәният хезмәткәрләре
Семинарга җыелучы мәдәният хезмәткәрләре

Геннадий Макаров дастан көйләүләрне дә өйрәтеп булмас микән дип тә килде. Көйләп әйтелә торган дастаннарыбыз барысы да себер җирендә табылган. Бәлки әкренләп кенә шушы Төмән өлкәсендә үтә торган фольклор фестивалендә мөнәҗәтләр көйләүчеләр белән бергә дастан көйләүчеләр дә килеп чыкмасмы, дибез. Чөнки аны да, безнең менә шундый матур үзенчәлекле жанрларыбыз бар дип, халыкка кире кайтарырга, шул ук вакытта беркадәр актуальләштерергә кирәк. Аннары думбрада уйнарга өйрәтү теләге дә зур, ул гади генә уен коралы, әгәр дә азрак кына колагың дөрес ишетсә, уйнарга өйрәнмәслек түгел, беркадәр чиертергә өйрәнергә мөмкин. Дастанны думбра белән чиерткәннәр, аның үзенчәлекле яңгырашы бар.

Ринат Умәров себер татарларында җыелган материалларны да беркадәр өйрәтү теләге, халык биюләре, аны өйрәнү, аның хәрәкәтләрен кабатлау максатыннан юлга кузгалды.

Мөнәҗәт, бәетләр буенча осталыкны чарлау
Мөнәҗәт, бәетләр буенча осталыкны чарлау

Халыкның җылы сүз дә ишетәсе килә. Эшләү тәртибенә бәйле нинди яңалыклар барлыгын күрсәтербез. Максатыбыз – шушында яши торган себер татарларының халык мәдәниятен саклауга бәйле эшчәнлекләрен тагын да куәтләндерү, тагын да кызыклырак юнәлешләргә кертеп җибәрү һәм халыкның үзе белән уртак тел табып мәдәният оешмаларында шушы себер татарларына бәйле традицияләрне саклау механизмнарын булдыру. Шушы механизмнар булса, ул үзеннән үзе актуальләшә, нәрсәдер кире кайтачак, нәрсәгәдер кызыксыну артачак. Нәтиҗәдә матур-матур номерлар булыр, мәдәният хезмәткәрләре кызыклы гына бәйрәмнәр, кызыклы гына чаралар үткәрә башлар, дибез. Шушы юнәлештә беркадәр күңелләрен тирбәндереп китәсе килә.

Мәдәният хезмәткәренең беренче чиратта максаты: эшне кемгәдер күрсәтү түгел, ә халкыбызның мәлен, мәгънәсен төшендерү, аны үзебезнең бөек мәдәниятебезгә беркадәр хәҗәтле, ихтыяҗлы итү, бу күренеш тә гаҗәп матур икәнлекне халыкның үзенә аңлату. Без бит берәр эстрада җырчысының җырын җырлыйбыз да, о мин нинди оста, дип әйтергә тырышабыз. Осталык аны кабатлауда түгел, осталык үзеңнекен саклауда. Шул юнәлештә без хезмәт күрсәтсәк, ул патриотик хис тә тәрбияли, телне дә, мәлне, мәгънәне дә саклый.

Мин үзем сокланып торам, килгән тыңлаучыларыбыз гаҗәеп җанлы кешеләр, алар бик матур итеп катнашалар, үзләренең фикерләрен әйтәләр, тәҗрибәләре белән дә беркадәр уртаклаштылар. 3 көн буе без шушындый бертөрле кайнашта булырбыз.

Ә Себернең “Түгәрәк уен”ы кайный, аның кайнатучысы бар. Без аның өчен шат”.

Секцияләрнең һәркем үзенә кирәклесен сайлады.

Хореография бүлегендә
Хореография бүлегендә

- Мондый тирән эчтәлекле, файдалы семинарда булганым юк иде әле. Татар мәдәнияте турында шулкадәр күп мәгълүмат алдык. Лекцияләр бик оста итеп, кирәклесен генә туплап төзелгән, искитмәле. Алар безгә һава шикелле кирәк бит.

Оештыручыларга рәхмәтем чиксез. Туган телнең әһәмиятен, аны белергә, киләчәк буынга өйрәтергә кирәклегенә тагын бер кабат инандым. Татар телендә рус теленә тәрҗемә ителми, ул телдә аңлатып бетереп булмый торган сүзләр бар. Мәсәлән, “такмак”, “бәрәкәт” һәм башкаларны берничек тә үз телен белмәгән кеше тулысынча кабул итә алмый, - диде Төмән районының Акъяр клубы мөдире Фирдания Ихсанова.

“Мин күбрәк Геннадий Макаров белән эшләдем. Тиредән ясалган уен коралы ошады миңа, дип сөйләде Түбән Тәүде районының Тарман авылыннан килгән Екатерина Әхмәтҗанова. - Кайчандыр себер ягыннан фольклор экспедициясе вакыт язып алынган көйләрне, мөнәҗәтләрне өйрәндек. Кечкенә вакытымда әнидән ишетеп калган мөнәҗәтләрне Казан кунакларыннан өйрәнү гаҗәп булды. Онытабыз мәдәниятебезне, әле дә ярый аларны саклаучы галимнәребез бар. “Саз” ансамбле өчен күп кирәкле әйберләр алдым. Фәнзилә ханымның дәресләре дә бик ошады. Ә хореограф Ринат Умәров дәресендә себерчә төйдереп биюне күрсәттем, ул әле мондый хәрәкәтләрне белмәгән икән”.

XS
SM
MD
LG